Район мәгариф идарәсе тарафыннан 20 май көнне сәнгать мәктәбендә хокук бозуларны кисәтү буенча районкүләм конкурс булып узды. Районыбызның мәктәпләре үзләренең театралләштерелгән күренешләре белән безне сөендерде. Конкурсны бәяләүдә балигъ булмаган балалар белән эшләү буенча җаваплы сәркатиб, район мәдәният йорты җитәкчесе дә катнашты. Җиңүчеләребез:
1 урын – Иске Кырлай төп мәктәбе
2 урын – Лесхоз урта мәктәбе, Казанбаш төп мәктәбе
3 урын – Яңа Кенәр урта мәктәбе, Иске Чүриле урта мәктәбе, Урта Курса төп мәктәбе