САК БУЛЫЙК

2016 елның 25 мае, чәршәмбе

Сак булыйк

Моннан берничә ел элек яз җитсә төтенгә бата идек. Халык ишегалдын, бакчасын җыештыра, себерә, аннан чүп–чарны яндыра иде. Хәтта форточкаларны ача алмадык. Хәзер бетте бу хәл. Мин моның сәбәбен экологларның, янгынчыларның тырышлыгыннан һәм иң мөһиме, чүп контейнерларының булуыннан күрәм.

Авылларда да хәзер чүпне капчыкларга салып, юл буйларына чыгарып куя башладылар.

Татарстан Республикасында 5 майдан 20 майга кадәр аерата янгынга каршы режим булды. Бу чорда чүп–чарны, коры үләнне яндырырга, ачык учакта ризык пешерер- гә, хәтта торак пунктлар эчендә 1–3 класслы пиротехник әйберләр кулланырга ярамады. Ә безнең халык табигатьне ярата. Әнә Арчаның М.Горький урамында яшәүче 59 яшьлек И.Сафин, яшьлеген искә төшереп, Ямашев урамы артындагы тау битенә килеп чык-кан һәм коры чирәмгә ут төрткән. Янгын сүндерү машинасы ярдәмгә килмәсә, ахыры аяныч бетәргә бик мөмкин иде. Эх, син яшьлек, каян искә төшеп торасың, хәзер менә 3 мең сум штраф түләргә кирәк.

Төбәк–Чокырча авы- лында өлкән яшьтәге Ф.Азизова элекке гадәтеннән арына алмыйча үз территориясендә чүп–чар яндырганы өчен штрафка тартылган.

Ишнараттан Р.Зарипов хәтта авыл җирлеге башлыгы кисәтүен дә тыңламаган, арт ягында салам яккан. Эш янгын часте хезмәткәрләренә кадәр барып җиткән. Янгыннарны булдырмау кагыйдәләрен санларга теләмәүчегә штраф салынган.

Ә бит үз территорияңдә чүп–чар яндыруның ахыры бик аяныч бетәргә мөмкин. Әнә Айванда Г.Погосян яңа салынучы йорты янында чүп–чарны яндырып, соңыннан сүндереп, өенә кайтып киткән. Нәтиҗәдә яңа төзелә башлаган йортына ут капкан. Менә бит бөтенләй көтелмәгән хәлләр дә булырга мөмкин.

Орнашбашта бер ир кеше бакча башындагы тау битенә ут төрткән.

— Әтнәгә янгын сүндерергә бара идек, — дип сөйли район янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән сорау алучысы Наил Бәйрәмов. — Карыйм, Орнашбашта бер ир кеше бакча башындагы тау битенә ут төрткән. Ашыксак та туктарга туры килде. Ни өчен коры үләнне яндырасың, дип сорагач, чис- тартам, яңа чирәм чыга, диде бу. Мин эколог та булып эшләдем, табигать кануннарын яхшы беләм. Узган елгыдан калган коры үлән арасыннан астан көчлерәк үләннәр калкып чыга. Ә зәгыйфьләр баш төртми кала. Коры үләнне яндыргач, астан менә шул көчсез үлән үсәчәк. Димәк, җирдәге яшеллек көчсезләнә бара, дигән сүз бу. Ә күпме табигатькә файдалы бөҗәк әрәм була?

Алда әле башланмаган тулы бер җәй. Янгыннарга хәтәр вакыт. Кем генә табигатькә чыгып, учак ягып, самоварда чәй кайнатырга, шашлык пешерергә, ял итәргә яратмый икән?!

— Җәйге айларда берүк сак булырга кирәк, — дип кисәтә янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән сорау алучысы Наил Бәйрәмов. – Агач полосаларында, урманнарда учак ягарга ярамый. Аланлыкта, сулык- лар янында учак яккан очракта соңыннан әйбәтләп сүндереп, сүнгәненә ышангач кына кайтып китәргә кирәк. Бу эшне ишегалдында яки бакчада башкарсаң да сак булу зарури. Көчле җил вакытында, йорт, сарайлар янында ук учак көйрәтергә рөхсәт ителми, алардан ераграк торуың хәерле.

Җәйләребез матур, хәвеф–хәтәрсез үтсен!

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International