Өч бала дүрт сарык урлаган
Бәйрәмнәр алдыннан булган бу хәл. 16–17 яшьләрдәге ике егет (берсе Арча станциясеннән, икенчесе Кукмарадан) Арча Мәдәният йорты каршындагы 9 яктырткычны вата. Алар кайнар эздән тотыла, беркетмә төзелә.
Бу хакта безгә Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге өлкән инспекторы Алсу Һидиятуллина хәбәр итте.
– Монда авырлык беренче чиратта әти–әниләренә төшә, – диде ул. – Аларга хәзер матди зыянны гына түгел, Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 5.35нче маддәсе, 1нче бүлеге нигезендә (балаларны тиешенчә тәрбия- ләмәгән өчен), кичке сәгать 10нан соң урамда йөргәнгә (Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар кодексының 3.11нче маддәсе, 1 бүлеге), чит милекне юкка чыгарганга һәм алкогольле эчемлек кулланган өчен дә штраф түләргә туры киләчәк. Шуның өстенә әле Арча станциясе егете бер–ике көннән педагогика көллияте тирәсендәге бер урамнан велосипед урлап тотылды. Аның буенча да җинаять эше кузгатылды.
Балигъ булмаганнар арасында җинаятьләр саны быел бермә–бер арткан. Өч айга 8 җинаять теркәлгән булса, хәзерге көнгә аларның саны 10га җиткән. Шуларда 14 балигъ булмаган яшьтәге балалар һәм яшүсмерләр катнашкан. 2015 елның беренче өч аенда — 4, икенче кварталында 6 җинаять булган. Аларда барлыгы 7 кеше катнашкан.
– Телефон урлау кебек вак җинаятьләрдер инде? – дип сорыйм Алсу Һидиятуллинадан.
– Телефон урлаулар юк диярлек хәзер. Аның белән генә “вакланып тормыйлар”. Өч бала 4 сарык, дүрт бала машиналар запчастьларын урлап тотылды. Велосипедларны алып китү очраклары да еш очрый. Ике балигъ булмаган яшьтәге (17 яшь) наркоман (Питомниктан) теркәлде. Көчле синтетик матдә тартулары ачыкланды. Аларга карата җинаять эше ачылды, – диде өлкән инспектор. – Хәзер “Курорт” операциясе башлана. Рейдлар оештырылачак. Ата–аналарга мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсем килә, балаларын күз алдыннан югалтмасыннар, таныш булмаган урыннарга үзләрен генә су коенырга җибәрмәсеннәр, кичке сәгать 10нан соң урамда йөртмәсеннәр, кыскасы, һәрвакыт уяу булсыннар иде.
Гөлсинә ЗИННӘТОВА