БЕЗНЕҢ ХАЛЫК АКТИВ

2016 елның 25 мае, чәршәмбе

БЕЗНЕҢ ХАЛЫК АКТИВ
Быелның көзендә Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлаячакбыз. “Бердәм Россия” партиясе үз кандидатларын алдан тавыш бирү юлы белән билгеләде. Әлеге тавыш бирүдә һәркем катнаша ала иде. 22 майда халык күңеленә хуш килгән кандидат өчен тавыш бирде. Безнең районда алдан тавыш бирүдә 6768 сайлаучы катнашты.
Бөтен теләгән кеше дә тавыш бирә алмаган — бюллетеньнәр җитмәгән, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге сайлау штабы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин 22 майда алдан тавыш бирүдә катнашкан сайлаучыларга рәхмәт белдерде. “Кызганыч, бөтен кеше дә тавыш бирә алмады”, — диде ул. Андый очракта аларга үз фикерләрен белдерер өчен анкета тутырырга тәкъдим иткәннәр, тавышлары рәсми исәпләүгә кермәсә дә, алар игътибарга алыначак.
Алдан тавыш бирү районда 12 хисап участогында узды. Аларның 6сы шәһәрдә, калганнары авыл җирлекләрендә урнашкан иде.
Безнең халык сәяси активлыгы белән аерылып тора. Арчаның 5нче гимназиясендә урнашкан хисап участогында иртәдән кеше күплегенә игътибар иттек. Комиссия әгъзалары да бик игътибарлылар, елмаеп каршы алалар, рәхмәт әйтеп озатып калалар. Бюллетеньнәр икәү, берсендә — 3, икенчесендә 42 кандидат, тавыш бирү өчен дә бераз вакыт кирәк бит.
Арчаның беренче, өченче мәктәпләрендәге хисап учас- токларында да тавыш бирү зур активлык белән узды.
Наласада да халык бик актив булды. Биредә Наласа, Урта Аты һәм Утар Аты авыл җирлекләрендә яшәүчеләр тавыш бирде.
Алдан тавыш бирүнең төгәл нәтиҗәләре 25 майда билгеле булачак. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча кандидатларның рейтингы төзеләчәк. Хәзерге вакытта Россия Дәүләт Думасында Татарстаннан 17 депутат эшли, шуларның 13е — “Бердәм Россия” партиясеннән. Яңа чакырылышта бу урыннарны югалтмау гына түгел, тагын да арттыру теләге бар. Бу көз булачак сайлауларда безнең төбәк “Бердәм Россия” партиясе өчен күпме тавыш бирәчәгенә бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International