КӨТҮДӘ БӨТЕН ХИКМӘТ

2016 елның 25 мае, чәршәмбе

Көтүдә бөтен хикмәт

Табигатьтә теплицадагы кебек шартлар урнашты: җылы, дымлы һава. Үләннәр да күзгә күренеп күтәрелә. Үлән генә түгел, дару инде алар, витаминга иң бай вакытлары.

— “Татарстан” ширкәтендә көтү 30 апрельдә чыкты, — ди район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге консультанты Роберт Хәйретдинов. — “Ак барс” агрокомплексы”нда 4–5 майда көтә башладылар. “Ак барс” агрокомплексы”нда көтү чыкканнан соң да ун көн сөт артмады, сыерлар кыш буе организмда кимегән матдәләрне тупладылар, аннан соң гына сөт арта башлады.

“Мәрҗани” ширкәтендә көтү чыккач 8 тонна сөт артты. “Арча” ширкәтендә үсеш — 3, “Ак барс” агрокомплексы”нда — 2 тонна.

“Аю”, “Акчишмә” ширкәтләрендә әлегә кадәр сыерлар көтүгә чыкмаган. “Аю”да савым узган елгыга караганда — 750, “Акчишмә”дә 300 килограммга ким. Югары Пошалымда, Иске Төрнәледә быел сыерларны кардада гына тотарга исәп-лиләр: “однотипное кормление” булачак, имеш. Бездә ул яшел масса кайтарып салу инде. Эчәргә су булса ярый әле.

— Җәйге чорда сыерларны ашатуны дөрес оештыру аеруча мөһим, — ди Роберт Хәйретдинов. — Чөнки барлык сөтнең 50 проценты шушы чорга туры килә, ә үзкыйммәте 1,5–2 тапкырга түбәнрәк.

Җәйге айларда терлекләрне көтүдән дә әйбәте юк. Сыерлар төп туклыклы матдәләрне үзләре табып ашый. Тулы кыйммәтле яшел азык, кояшның шифалы нурлары һәм саф һава малның сәламәтлеген ныгыта, андый сыердан нык, таза бозау туачак.

“Ак барс” агрокомплексы” ширкәтенең барлык бүлекчәләрендә терлекләр көтүдә йөри. Сикертән сөтчелек комплексы төзелгән елларда сыерлар көтүгә чыгарылмый иде. Технологиядә шулай каралган. Ә моның нәтиҗәсе озак көтермәде, тояк авырулары килеп чыкты, сыерлар үзләрен начар хис итә башлады, бозаулар зәгыйфь туды. Ә хәзер 1200 сыер 142 гектарлы культуралы көтүлектә йөри. Анда 7 төрле үлән чәчелгән. 3 кишәрлеккә бүлеп электр тогы ярдәмендә көтәләр. Чыбыкка аз көчәнешле ток җибәрелгән, кагылсаң дерелдәтеп ала, әмма зыянлы түгел. Сыерлар аңа якын да килми.

Көтүлеккә су китерелгән, тоз бар. Сыерга 1 килограмм коры азыкны эшкәртү өчен 3–4 литр су кирәк. 1 литр сөт ясалу өчен 2,3–3,2 литр су таләп ителә. Бу 500–550 килограммлы терлеккә (тәүлеккә 15–17 литр сөт биргәндә) 60–70 литр су кирәк дигән сүз.

Әкренләп авыл көтүләре дә чыга башлады. “Иске Ашытта 180 сыер һәм тана бар, — ди Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин. — Бер урамдагы көтүнең көтүчеләре бар. Бер чиратка айга 550шәр сум түлиләр”.

Шәхси хуҗалыкларда терлек асраучыларга ярдәм тагын да артырга тора. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы бер пай җире өчен 700 сум (500 сум иде) түләргә тәкъдим итте. Үз хуҗалыгында 5 һәм аннан күбрәк сыер асраучыларга, әгәр алар моңарчы алмаган булса, ташламалы бәядә (50 проценты) саву аппаратлары биреләчәк. Монысы — район ярдәме.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International