Сездә көтү чыгамы?

2016 елның 27 мае, җомга

Сездә көтү чыгамы?

Газетабызның 25 май санында “Көтүдә бөтен хикмәт” дигән мәкалә чыкканнан соң газета укучыларыбыздан шалтыратулар булды:

“Иске Төрнәле дә сыерлар шундый матур көннәрдә кардада пычракта тора, Шәйдулла Сәлахов рәислек иткән елларда сыерларны кыш көне дә басуда йөртеп аякларын яздыралар иде”, — диде бер агай. — Хәзерге җитәкчеләр, белгечләрне без аңламыйбыз, элек мондый хәлне күз алдына да китереп булмый иде”.

Югары Пошалымнан: “Безнең яңа җитәкче, хәзерге заманда көтү — артталык ул”, — дип әйтә икән. — Бездә нинди “однотипное кормление” ул? Көлеп яздыгызмы моны?” — дип шалтыраттылар.

Иске Төрнәле һәм Югары Пошалым “тәҗрибәсе” безне дә кызыксындыра. Ул якларга барып кайтырга кирәк булыр.

Күпербаш, Иске Чүриле, Казиле, Күкчә Бирәзә авылларында хуҗалык көтүләре, мал аз булу сәбәпле, чыкмый. Кушлавычта да быел көтү чыкмаган әле. Кеше эзлиләр, чират тиз килә, чыгарга теләмиләр.

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Әлеге теманы дәвам итик әле. Безгә бу темага хатлар языгыз, шалтыратыгыз, үзегезне борчыган мәсьәләләрне күтәрегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International