20 майда Арча сәнгать мәктәбендә хокук бозуларны кисәтү буенча мәктәп укучылары арасында районкүләм конкурс узды. Район мәктәпләренең укучылары театральләшкән күренешләр белән тормышның төбенә тартучы начар гадәтләрне (тәмәке тарту, аракы эчү, наркомания) шулкадәр оста, үтемле итеп күрсәтә алды. Балаларның шул афәтләрне үз аңнары аша иптәшләренә җиткерә алуы үзе үк яхшы бәя! Укучыларның чыгышын бәяләүдә мәгариф идарәсе хезмәткәрләре белән бергә район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов, балигъ булмаган балалар белән эшләү буенча җаваплы сәркатиб Лилия Завялова да катнашты.
Ә җиңүчеләр түбәндәгечә: беренче урында Иске Кырлай мәктәбе, икенче – Лесхоз һәм Казанбаш, өченче урында Яңа Кенәр, Иске Чүриле, Урта Курса мәктәпләре.