29 майда Лаеш районының Никольское авылында 24нче тапкыр “Каравон” рус фольклор фестивале узачак. Моннан унөч ел элек республика статусын алган фестивальдә Татарстан һәм күрше төбәкләрдән килгән фольклор ансамбльләр белән бергә районыбызның Фирая Батыршина җитәкчелегендәге “Рус җыры” (“Русская песня”) халык вокаль ансамбле дә катнашачак. Катнашачак, дию генә аздыр, чөнки ансамбль бу бәйрәмнең даими кунагы һәм ел саен бәйрәмне зарыгып көтеп алалар. Бу хакта ансамбльне 40 ел җитәкләүче (ә ансамбльнең оешуына киләсе елга 45 ел тула) Фирая Батыршина әйтте. “Бу бәйрәм бик күңелле, матур рухта уза, – ди ул. – Катнашучыларның да кадере бар, хөрмәтләп торалар. Быел бәйрәмгә Мәскәүдән “Беренче канал”ның “Играй, гармонь!” тапшыруы җитәкчесе, Россиянең атказанган артисты Анастасия Заволокина һәм танылган җырчы Надежда Бабкинаның да килүе көтелә икән. Әлеге бәйрәмдә катнашу безнең өчен зур бүләк кенә түгел, зур бәя дә. Ел саен төп сәхнәдә ике җыр (башкаларга да шулай вакыт белән бирелә) гына башкарсак та, сәхнәдән тыш башка мәйданнарда рәхәтләнеп тулы программалы концерт кую мөмкинлеге дә бар. Җырлап рәхәтләнәбез”.