Арча муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина Маһинур Касыймованы 90 яшьлек юбилее белән котлады

2016 елның 27 мае, җомга

Арча муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина 21 майда Субаш Аты авылында яшәүче Маһинур Касыймованы 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, муниципаль район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Маһинур апа Иске Кишет авылында туган. Сугыш елларында колхозда сыер сауган, окоп казыган, урман кискән. Ире Нәҗип Касыймов белән өч бала үстергәннәр, оныклары бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International