Ура, каникуллар!!!
Балаларның түземсезлек белән көтеп алган җәйге каникуллары килеп җитте. Аны ничек күңелле дә, файдалы да һәм истә калырлык та итеп үткәрергә? Бу җәйдә безнең районда балаларга ял итү өчен нинди мөмкинлекләр тудырыла, нинди лагерьлар оештырылачак? Бу сорауларга ачыклык кертү максатыннан без район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Миләүшә Шакировага мөрәҗәгать иттек.
– Беренче булып мәктәп яны лагерьлары турында әйтергә кирәк. Ул 27 урында эшләячәк, 21 көн дәвамында (иртәнге 8дән көндезге 2гә кадәр) 804 бала ял итәчәк. Юллама бәясенең 15 процентын (461 сум) әти–әни түли, калганын дәүләт бирә. Ике тапкыр туклану каралган. Төрле массакүләм чаралар, күңелле уеннар, экскурсияләр планлаштырыла. Мәктәп яны лагерьларына ата–аналар балаларын бик теләп җибәрә. Чөнки алар биредә бик күп нәрсәгә өйрәнә. Иң мөһиме — төрле сыйныф укучылары бер–берсе белән очраша, аралаша, коллектив булып яшәргә өйрәнә.
– Хезмәт һәм ял лагерьлары да эшләячәкме?
– Алары 6 мәктәптә – Арчаның беренче, икенче, җиденче, Шушмабаш, Сеҗе мәктәпләрендә һәм бишенче гимназиядә булачак. 200 бала ял итәчәк. Анысы бушка, тулысынча хөкүмәт хисабына, мөмкинлекләре чикләнгән булу сәбәпле, акча түләп лагерьларда ял иттерә алмаган гаиләләр балалары өчен. Монда балалар мәктәп яны бакчасында эшлиләр, су сибәләр, чүп утыйлар, аннан мәдәни–күңел ачу программалары нигезендә ял итәләр. Шулай ук ике тапкыр туклану оештырыла.
– Районда тагын башка лагерьлар булачакмы соң?
– Казанбаш мәктәбе базасында 7 көнлек чатырлы (палаткалы) лагерь була. Биредә самолетта очарга өйрәтәчәкләр.
– Балаларнымы?
– Әйе. Укучылар сарае базасында түгәрәк оештырылып, Казанның В. П. Чкалов исемендәге дәүләт балалар техник иҗат үзәге җитәкчесе Сергей Борзенков өч ай дәвамында 14–16 яшьлек егетләргә бу юнәлештә теоретик белем бирде. Хәзер алар өчен укуларның практик өлеше башлана, 20 яшүсмер инструктор белән һавага күтәрелеп, самолет белән идарә итү серләренә төшенә, патриотик тәрбия дә бирелә. Укучылар мәктәп ашханәсендә биш тапкыр тукланачак. Монда да юллама бәясенең 15 проценты гына (870 сум) әти–әни кесәсеннән. Түгәрәк тә, лагерь да район башлыгы Илшат Нуриев инициативасы һәм ярдәме белән булдырылды.
– Быел “Шатлык” лагере эшләячәкме?
– Үрнәк агросәнәгать көллияте тулай торагы бинасында өч сменада оештырылачак һәм 70әр бала ял итәчәк. Урыны гына түгел, эчтәлеге дә, программасы да икенче була. Балалар тулай торакның өченче катында яшәячәк. Бина ныклап төзекләндерелгәннән соң, барлык уңайлыклары да бар. Ашханә дә үзендә. Беренче смена 18 көн дәвам итә (13–30 июнь) һәм “Җәй – балачак территориясе” программасы буенча үтә. Аны Яңа Кенәр балалар иҗат йорты оештыра, тулысынча ял була. Программа бик кызыклы. Вожатыйлар Арча педагогика көллия- те студентлары. Ата–аналар кертеме шулай ук юллама бәясенең 15 проценты (1891 сум).
Икенче смена 4 июльдән 24 июльгә кадәр. Аны Казан федераль университетының “Шаяннар һәм тапкырлар клубы” профессиональ КВНчылары оештыра. 21 көн дәвамында алар балаларны татарча КВНга өйрәтә. Без аны башлап җибәрдек инде. Бу эшнең максаты — районыбызда татар КВНын үстерү. Әти–әниләрнең юлламага кертеме 2203 сум (15 процент).
Өченчесе “Олимпиадачы” дип атала. Мәктәпләрдә олимпиадаларда җиңү яулаган, киләчәктә респуб- лика һәм Россия олим- пиадаларында катнашырга теләгән, кайсыдыр фән буенча белемен арттыру турында хыялланган 9–10 сыйныф укучылары өчен бу смена. Алдагы елга олимпиадаларга әзерләүне максат итеп куя. Укыту–сәламәтлекне ныгыту лагере дип атала. 7 көн дәвамында балалар белемнәрен дә ныгытырга вакыт табачак, төрле күңел ачу чараларында катнашып, рәхәтләнеп ял да итәчәк. Юллама бәясенең 15 проценты 736 сум гына.
“Шатлык”ка барлык юлламаларны район мәгариф идарәсеннән алырга була.
– Быел Яңа Кырлайда да лагерь була икән.
– Монысы яңалык. Район башлыгы инициативасы белән Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы быелдан анда “Без — Тукай оныклары” дигән төбәкара 7 көнлек чатырлы (палаткалы) лагерь оештыра. Ул Яңа Кырлай мәдәният йорты янында бик матур урында була. 150 урынның 50се безнең районга бирелде, 50 бала Татарстаннан һәм 50се Россия шәһәрләреннән килә. Татар телен, туган телне өйрәнүгә багышлана. Биредә балалар татар телендә генә сөйләшергә тиеш була. Берәр русча сүз кыстырса, “җәза” бирелә, ягъни аңа шигырь сөйләргә, җырларга я биергә туры килә. Татар теле һәм әдәбияты буенча мөгаллимәләр, журналистларны, татар эстрадасы җырчыларын чакыру планлаштырыла. Һәм, әлбәттә, төрле чаралар белән баетылган күңелле ял да булачак.
Моннан тыш Кырым, Анапага юлламалар була. Дөрес, санаулы һәм бушка да түгел. Бәясе 25–28 мең сумга төшә (16500 сумы юл өчен).
Ялларыгыз күңелле һәм тыныч үтсен, укучылар.
Гөлсинә Зәкиева