Хокукларыннан мәхрүм ителде

2016 елның 27 мае, җомга

Хокукларыннан мәхрүм ителде

Суд район прокуратурасының гаризасын канәгатьләндерде һәм Арча районында яшәүче 28 яшьлек Лилия Эркаеваның балигъ булмаган 2 баласына карата ата–ана хокукларыннан мәхрүм итү, шулай ук аннан кызын һәм улын тотуга алимент эзләп алу турында карар чыгарды.

Эркаеваның ике баласы бар, кечесенә 3 яшь. Хәсрәт ана ата–ана хокукларын тиешенчә үтәмәгән өчен ведомствоара исәптә тора. Элегрәк аның ата–ана хокуклары чикләнгән иде инде. Әмма тиешле нәтиҗә ясамаган, әхлаксыз яшәү рәвешен дәвам итә. Яшәү урынында начар яктан характерлана, спиртлы эчемлекләр куллана, эшләми, балаларын карамый, еш кына аларны калдырып өйдән чыгып китә.

Кечкенә балалар вакытлыча җавап тотучының әнисе карамагында. Эркаеваның тәртибе балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиядә берничә тапкыр тикшерелгән, әмма бу яшь хатын–кызның гамәлләре аның балалар тәрбия- ләргә теләмәвен күрсәтә. Прокурор тикшерүе вакытында да ике бала анасының ата–ана бурычларын аңлы рәвештә читләшүе ачыкланды.

РФ Гаилә кодексының 69нчы маддәсе нигезендә, ата–аналар үз балаларын тәрбияләү һәм үстерү өчен җаваплы. Әлеге бурычларны үтәмәү аларны ата–ана хокукларыннан мәхрүм итүгә нигез булып тора.

Ата–ана хокукларыннан мәхрүм итү — баланың киләчәге турында онытып, үз бурычларын аңлы рәвештә үтәмәүче ата–аналарга карата иң соңгы чара.

Радик Хәбибуллин,

район прокуроры урынбасары,

юстиция киңәшчесе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International