Һәркем канәгать калды

2016 елның 27 мае, җомга

Һәркем канәгать калды

24 майда “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлекчәсенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә “Бердәм Россия” партиясе рәисе Д.А.Медведевның төбәк кабул итү җитәкчесе, “Бердәм Россия” партиясе Татарстан төбәк бүлекчәсе секретареның гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү буенча урынбасары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының социаль мәсьәләләр буенча комитет рәисе урынбасары Татьяна Воропаева гражданнарны кабул итте.

Ул көнне аның белән очрашырга 7 кеше килгән иде. Әлбәттә, барысының да үз гозере. Депутат һәрберсен игътибар белән тыңлады, сорауларын язып алды, җитәкчеләргә җиткереп, хәл итәргә вәгъдә бирде, сорауларында телгә алынган оешма җитәкчеләре белән телефон аша элемтәгә кереп, бу кешегә ярдәм итүләрен сорады, үтәлешен контрольдә тотачагын әйтте. Очрашуда сораулары кагылышлы оешма вәкилләренең дә булуы кайбер мәсьәләләрне урында хәл итәргә мөмкинлек бирде.

Беренче сорау медицина өлкәсенә кагылды. “Бушка дару алу тоткарлана. Ә аны авыруга өзмичә вакытында биреп барырга кирәк. Аннан бер даруны икенче исемдәгесе белән алыштыралар”, – дип зарландылар.

– Бушка дару алуның үз тәртибе бар, – диде Арча үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Лилия Фәйзрахманова. – Билгеле бер исемдәге дару булмаса, тоткарлык тудырмас өчен составы да, тәэсире дә бер булган дару белән алыштырабыз.

Т.Воропаева авыруга күзенә ташламалы операция ясау мәсьәләсен хәл итәргә вәгъдә бирде.

– Йортымны, җиремне алып, шул урынга күп фатирлы йорт төзиләр. Миңа икенче йорттан фатир бирделәр. Җитешсезлекләре бик күп. Шуңа яңа фатир бирүләрен сорыйм, – диде Арчадан ялгыз яшәүче хезмәт ветераны.

Тик бу җайлы гына хәл ителә торган мәсьәлә түгел. Үзара килешүгә кул куелган, эш беткән. Анда да депутат йорт төзүче оешма җитәкчесенә шалтыратып, бу җитешсезлекләрне бетерергә кушты, үзе контрольдә тотачагын белдерде.

Өченче сорау төзелеш өчен субсидия алуга кагылды. Субсидия 35 яшькә кадәргеләргә, 35 яшьтән өлкәннәргә бирелә. 35 яшьтән өлкәнрәкләрдән районда елга бер кеше генә фатирлы була. Ә мөрәҗәгать итүче чиратта 74нче. Димәк, аңа гомер буе көтәргә туры киләчәк. Нишләргә? Татьяна Воропаева бу мәсьәләне хәл итү юлларын табу өстендә эшләячәген белдерде.

Шулай ук сугыш чоры балаларына ярдәм турында да сүз булды. Депутат әйтүенчә, аның буенча закон проекты Дәүләт Думасына кертелгән. Уңай хәл ителер дип өметләник.

Татьяна Воропаевага Арчага балалар бакчасы кирәклеге, авыл клуб- ларында компьютерлар булмавы турында да җиткерделәр, бу мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм күрсәтүен сорадылар, протез ясату вакытын тизләтү буенча да мөрәҗәгать иттеләр. Тору урыны гына бирелеп (вид на жительство), күпме еллар гражданлык алуга ирешмәгән Үзбәкстаннан кайтып безнең районда яшәүченең банкларның кредит бирмәүләре турындагы зарын да игътибар белән тыңлады ул. Аннан бер банк хуҗасы белән телефоннан элемтәгә кереп, аңа ничек ярдәм итеп буласын белеште. Теләк кенә кирәк, юллары бар икән бит.

Соңыннан Татьяна Воропаева өлкәннәр йортында, “Өмет чыганагы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә булды, алардагы шартлар белән танышты, җитешсезлекләрне дә күреп алды, киңәшләрен бирде.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International