“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте “Ата–аналарыңны яздыр. Якыннарыңны яздыр” дигән акция башлап җибәрде. Социаль проектка “ТАТМЕДИА” АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин, сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һәм Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев кушылды инде.
Без дә районыбызда әлеге акциягә кушылучылар табылыр һәм әти–әниләрен, туганнарын “Арча хәбәрләре” газетасына яздырып сөендерерләр дигән өметтә калабыз.
“ТАТМЕДИА” медиахолдингы басмаларына Татарстан дәүләт хезмәте порталында электрон рәвештә дә язылып була.