Тинчуринлылар хәйрия спектакле куйды
Башкалабызның Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында саваплы гамәл яшәп килә: артистлар еш кына хәйрия спектакльләре куеп тамашачыга зур бүләк ясый. Узган атнада шундый спектакль белән безнең якларга да кайтып төште алар.
Арчадагы өлкәннәр һәм инвалидлар йортына бүләк ясарга дигән ният белән, Разил Вәлиевның үз тормыш юлын чагылдырган, нигездә, шагыйрьнең шигырь һәм җырларыннан торган “Язмышым юллары” спектаклен алып кайт- каннар.
Моңа кадәр әлеге йортта профессиональ артистлар булгаласа да, театрның беренче килүе. Тормышның матур якларын да күрсәтеп, матурлык бүләк иткәннәре, үзләренең кайдалыгын оныттырып торганнары өчен артистларга рәхмәт әйтте монда тәрбияләнүчеләр. “Өлкәннәрнең күзләрендәге шатлык һәм рәхмәт хисен сөйләп-аңлатып бетереп булмый. Сәламәт булсыннар”, — диде спектакльдән соң Резедә Сәлахова.
Резедәне тамашачы “Ак чәчәкләр” фильмындагы Гөлшәһидә роленнән соң аеруча үз итә башлады. Арчалылар да ярата аны. “Арчага 2008 елдан бирле киләм, — дип сөйләде актриса. — Яңа премьералар белән еш киләбез. Моңарчы Яңа ел саен тамаша белән килә идек, быел килә алмасак та, балалар белән очрашу җаен таптык — бүген өлкәннәр белән очрашканчы район Мәдәният йортында балалар өчен дә спектакль куйдык. Казанга якын булып, артистлар еш килгәнгәме икән, арчалылар һәр тамашаны кабул итәргә әзер, үз итеп, якын итеп кабул итәләр. Шәхсән үземне дә һәрвакыт, “О, Гөлшәһидә килгән”, дип каршы алалар”.
Розалия
Зиннәтова