Чын ир-егет тормышы шуннан башлана

2016 елның 27 мае, җомга

Чын ир-егет тормышы шуннан башлана

Бу язда безнең районнан армия сафларына 93 егет китә. Кырыктан артык хәрби частьта хәзер барлыгы 143 кеше хезмәт итә. “Һәрбер хәрби часть белән тыгыз элемтәдә торабыз. Командирларыннан безнең егетләр турында бары тик яхшы хәбәрләр генә килә”, – ди очрашкан саен Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Алмаз Борһанов.

Бу шулай булырга да тиеш, чөнки укучыларыбыз мәктәп елларыннан ук армия хезмәтенә әзерләнә, патриотик тәрбиягә бездә аеруча зур урын бирелә. Мәктәп укучылары, булачак ил сакчылары өчен күп еллардан бирле ямьле май аенда хәрби җыеннар үткәрелә. Бу да үзенә бер тәрбия чарасы, егетләрне армия тормышына әзерләү.

Быел да 18 майдан 22 майга кадәр хәрби җыеннар булып үтте. Анда 10нчы сыйныф укучылары, һөнәри белем бирүче уку йортлары студентлары – барлыгы 110 кеше – катнашты. Хәрби лагерьлары да табигатьнең иң матур урыннарында – авыл мәктәпләре укучылары һәм Үрнәк агросәнәгать көллияте егетләре өчен хәрби лагерь Зур Бирәзә янындагы чыршылыкта, ә Арча мәктәпләре һәм педагогика көллияте студентлары өчен Түбән Мәтәскәдән ерак булмаган агачлар арасындагы бер аланда урнашкан иде.

– Укучылар бу җыеннарда бик теләп һәм яратып катнаша, – диде хәрби комиссар Алмаз Борһанов. – Бу алар өчен горурлык та. Һәрберсе махсус солдат киемнәре сатып ала. Узган ел бер егетнең аягы сынган иде. Карап булса да торырмын, дип иптәшләреннән калырга теләмичә хәтта ул да килде.

Чыннан да, егетләр бар да бертөрле солдат киеменнән. Бу үзе үк аларны солдат образына кертә. Хәрби лагерьлары да нәкъ армиядә кебек. Палаткалар, кыр кухнясы, занятиеләр өчен урыннар, дневальныйлар, часовойлар, окоплар...

– Биредә алар бик күп нәрсәгә өйрәнә. Армия- гә баргач, нәрсә икән бу, дип аптырап калмый, чөнки ул аны инде аз булса да белә, – ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев. – Хәрби җыеннарда егетләр автоматтан да ата, биологик саклану чараларын кулланырга да өйрәнә, командаларны да үзләштерә, сугыш кырында үзен ничек тотарга кирәклеген дә башына салып куя. Ә туклану район исәбеннән. Медицина, полиция хезмәткәрләре, район, мәгариф идарәсе җитәкчеләре тарафыннан да өзлексез контроль алып барыла.

Әйе, көндәлек режимнарын карасаң, алар биредә иртәдән кичкә кадәр бер минут та тик тормый. Иртәнге сәгать 6да йокыдан тора һәм кичке сәгать10га кадәр аяк өстендә. Дөрес, нәкъ армиядәге кебек ял вакыты бар, анысы.

– Ничек каравыл хезмәте оештырыла, дневальныйлар нишләргә тиеш, часовойның бурычлары нинди – барысын да өйрәтәбез. Физик, патриотик хәзерлеккә зур урын бирелә. Строй командалары (тактик әзерлек) җентекләп өйрәтелә. Кул сугышы, автоматтан ату, яралы солдатны сугыш кырыннан алып чыгу, беренче медицина ярдәмен күрсәтү, окоп казу, окоптан ату һәм башкалар – бар да бар. Хәрби занятиеләрне быел отставкадагы хәрби офицер Сергей Баһаветдинов, патриотик тәрбия буенча занятиеләрне шулай ук отставкадагы офицерлар Марат Әхмәдуллин, Юрий Козлов, Ринат Галеев алып барды. Мондый дәрәҗәле хәрбиләр белән аралашу егетләр өчен үзенчә бер тормыш дәресе, – диде Алмаз Борһанов.

22 майда егетләр алган белемнәре һәм автоматтан ату буенча зачет та бирде.

Ике хәрби лагерьда да район башлыгы Илшат Нуриев булды, занятие- ләрне карады, оештырылуына уңай бәя бирде.

– Мин үзем дә заманында җыенда катнаш- тым. Тик ул чакта авыл мәктәпләре дә, арчалылар да бергә була иде, – диде ул. – Оештыру яхшы, армия тормышына туры китереп эшләнгән. Тик монда җирдә чирәм, ә армиядә асфальт. Аерма шунда гына. Моннан тыш егетләр утын кисеп, ярып, учак ягып, ашарга пешерергә дә өйрәнә. Чын ир-егет тормышы менә шуннан башлана.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International