Өлкәннәрдә акыл, сабырлык

2016 елның 27 мае, җомга

Өлкәннәрдә акыл, сабырлык

Арча ЗАГСында бергә озак гомер иткән парларны котладылар. Арчадан Хәния, Данил Рәхимбаевлар, Үрнәктән Фәния, Мөхәммәтнур Шәвәлиевлар, Лилия, Фаил Шәвәлиевлар, Аланнан Луиза, Нәкыйп Низамиевлар бәйрәмнең күрке булып түрдә утырды.

Аларны котларга чәчәк бәйләмнәре белән балалары, район ветераннар советы җитәкчесе Наил Габдрахманов, җирле үзидарә рәисләре һ.б. килгән иде.

Матур гомер иткән гаиләләрне балалары алдында хөрмәтләү, районның “Дан” китабына имза куйдыру – бу Арча ЗАГСы бүлегенең бик күркәм йоласы. “Шәрык” территориаль җәмәгать үзидарәсе җитәкчесе Ринат Сафин:

– Мондый тантанада катнашкан юк иде әле, — дип сөйләде дулкынланып. — Хәтта күзләргә яшьләр килде...

Тантананың көче менә шушында. Гаиләне сак-лап кала алмаган яшь парлар арта барган бүгенге көндә бер–берсенә иптәш, терәк булып яшәгән парларны күрсәтергә, аларны зурларга кирәк. Бу бит балалары өчен дә горурлык. Балалары Дамир–Алсу, Фәния–Наил һәм оныклары чәчәкләр белән матур теләкләр әйтеп котлаганда әниләре Хәния апа көчкә елаудан тыелып утырды. Нинди шат Хәния апаның күңеле тулды. Ә иптәше Данил абыйның гармунда халык җыры “Зөләйха” көен уйнаганда күзләре дымланды. Ана, ата, балалар арасындагы күзгә күренмәслек җепләр болар. Яшь вакытлар үткән, балалар үскән. Гомер көзе дә килеп җиткән.

 Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина юбилярларның балаларына:

— Сез бәхетле, — дип дәште. — Әти–әниләрегез исән–сау, кадерләрен белегез.

Тантанада бер йорттан ике гаилә. Шәвәлиевлар гаиләсе. 1955 елны өйләнешкән Фәния апа белән Мөхәммәтнур абый 7 бала үстерә. Үзләренеке 6 бала, олы уллары Даниялның да кызын тәрбияләп үстерәләр. Киленнәре Нурия бәби тапкач, дөнья куя. Өлкәннәр кече уллары Фаил–Лилия гаиләсе белән төп йортта яши. Инде алар да әби белән бабай. Бер нигездә берничә буын көн итә бүген. Төп нигездә бәхет бар, диләр. Монысы яшьләр колагына.

Курса–Почмак кызы Луизаны Алан егете Нәкыйп Низамиев клубка чыккан җиреннән кич кайтышлый, толыпка төреп, ат арбасына салып урлап кайта. Луиза бер тапкыр күрешеп сөйләшеп карамаган егетнең тормыш иптәше була.

— Нәкыйп абыегыз миннән 9 яшькә олы, — дип сөйли ул. — Өйләнергә вакыт җитте дип, иптәш егетләре белән күрше авылларга кызлар күзләргә йөргән. Күрәсең, бер–беребезгә насыйп булганбыз. Үкенмим, матур яшәдек.

50 ел бергә алар. 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Бер йортта уллары Рәсим гаиләсе белән яшиләр. Луиза апаның җырга сәләте балаларына да күчкән. Ике оныгы Казан консерваториясендә белем ала. Тантанада кызлары Илмира Заһидуллина бик матур итеп җырлады, аның ире Альберт гармунда уйнады.

Юбилярлар. Алар бар да гади хезмәт кешеләре. Тегүче, юл төзүче, тракторчы, терлекче, урманчы, умартачы... Ә гомерне алар, гаиләне саклап (балаларны бәхетсез итмичә!), тигезлек белән үткәрә алган. Ә гаиләне саклауның сере, билгеле, са- бырлык, дәшми калу.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International