Беренче мәктәптә соңгы кыңгырау
Соңгы кыңгырау. Күңелле дә, шул ук вакытта моңсу да бәйрәм. Күңелле, чөнки укучылар кулларына аттестат алып, мөстәкыйль тормышка аяк баса. Ә менә 11 ел буе укып, икенче туган йортка, укытучылары иң якын кешеләргә әверелгән, бик күп дуслар тапкан мәктәптән аерылып китүе җиңел түгел. Әмма ничек кенә булмасын, һәр нәрсәнең үз вакыты бар. Бу көнне барлык мәктәпләрдә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы тапкыр соңгы дәрескә дәшеп кыңгырау чыңлады.
Арчаның беренче мәктәбендә соңгы кыңгырау гадәттәгечә һәр чара кебек искиткеч матур һәм оешкан төстә үтте. Чәчәк бәйләмнәре тоткан, ап–ак алъяпкычлардан үзләре дә чәчкәләргә тиң гүзәл кызларны, затлы костюм–чалбарлардан чибәр егетләрне көчле кул чабулар белән каршы алдылар. Чыгарылыш сыйныф укучыларын котларга район башлыгы Илшат Нуриев килгән иде.
– Арчаның беренче мәктәбе сан ягыннан гына беренче түгел, һәрьяктан караганда беренче урында бара, – диде Илшат Нуриев аларны тормышларындагы бу олы вакыйга белән котлап, киләчәктә уңышлар, бәхетле, матур тормыш теләп. – Шундый мәктәптә укуыгыз белән горурланыгыз, аның данын төшермәслек итеп яшәгез, эшләгез, илебезнең лаеклы гражданнары булыгыз.
– Өч ел рәттән Татарстандагы иң яхшы йөз шәһәр мәктәпләре арасына кергән мәктәптә белем алып чыгасыз. Киләчәктә дә тормышыгыз шундый мактаулы, данлы, якты булсын. Онытмагыз, сез безгә, районыбызга бик кирәк. Район башлыгының бүгенге тантанабызда катнашуы сезгә зур ышаныч белдерүе дә ул, – диде мәктәп директоры Эльмира Сафина.
Һәрчак балалары турында кайгыртып, алар белән бергә борчылып, шатланып яшәгән, алар белән бергә 11 ел буе “мәктәптә укыган” әти–әниләрдән башка мондый бәйрәм ничек үтсен! Аларның күзләрендә шатлыклы яшьләр, шул ук вакытта киләчәкләре өчен борчылу да бар иде бу вакытта. Әти–әниләр исеменнән котлау һәм рәхмәт сүзләрен Светлана Вәлиева һәм Ильяс Хәкимов җиткерде.
Аннан сүзне чыгарылыш сыйныф укучылары алды. Беренче булып тугызынчы сыйныфлар уртага чыкты, рәхмәт сүзләре яңгырады, тынычлык һәм бәхет теләп күккә шарлар күтәрелде. Быел беренче мәктәптә тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар саны – 85. Кем белә, бәлки, аларның да кайберләре өчен бу мәктәптә соңгы кыңгыраудыр. Мәктәптән аерылып, белемнәрен һөнәри уку йортларында дәвам итәргә теләгәннәргә чын күңелдән уңышлар телибез.
Унберләрнең (алар 36) чыгышы бик тә үзенчәлекле һәм матур булды. Парлап уртага чыгып, һәрберсе үз фикерен, үз теләген җиткерде. Аннан – саубуллашу вальсы. Бер караганда вальс әйләнү генә. Ә игътибар белән күзәтсәң... Анда егетләр һәм кызлар балачакларына әйләнеп кайтып уйнарга да өлгерде, парта артларына утырып укырга, санарга да өйрәнде, мәктәп, унбер ел бер парта артында утырып укыган, кечкенә вакытта чәчләреннән тартып үзәкләренә үткән, ахырдан соклану, ярату, ә бәлки, мәхәббәт белән караган сыйныфташ кызлар һәм егетләр саубуллашу мизгеленең нинди кыен булуын да күрсәтте.
Ниһаять, соңгы кыңгырау бәйрәменең иң дулкынландыргыч мизгеле килеп җитте. Уку алдынгысы, рус һәм инглиз телләре буенча район гына түгел, республика, төбәкара олимпиа- далар җиңүчесе Энҗе Сафина һәм мәктәптәге барлык чаралар активисты, районның хоккей командасы капитаны Эрнест Закиров кулындагы кыңгырау соңгы дәрескә дәшеп соңгы тапкыр чыңлады. Бу вакытта кызларның гына түгел, егетләрнең дә күзләрендә яшь бөртекләре ялтырады.
Урта Пошалым төп гомуми белем мәктәбендә дә соңгы кыңгырау бәйрәме искиткеч матур, эчкерсез рухта узды. 21 генә бала укыган мәктәпне 4 егет тәмамлый: Айнур Мәхмүтов, Айнур Назимуллин, Раил Ибениев, Рәзил Шәфиев.
4 егет кенә булуларына карамастан, алар укытучыларына, әти-әниләренә, килгән кунакларга бик матур чыгыш әзерләгән иде.
Сыйныф җитәкчеләре Гөлшат Әхмәдуллина да мактап туя алмый укучыларын. Яшь педагог өчен алар зур таяныч булган. Тырыш, тәртипле, акыллы, актив булганнары өчен укытучылары бу егетләргә ихластан рәхмәт белдерделәр.
Директор Максим Ильясовка да, үзе яшь кеше буларак, укучылар белән уртак тел табу җиңел булган. Ул чыгарылыш сыйныф укучыларын бәйрәм белән котлап, аларга ак юл теләде, уку алдынгыларына Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды.
Соңгы кыңгырау тәмам, алда хәзер аларны тормышларындагы иң беренче зур һәм искиткеч җаваплы сынау – бердәм дәүләт имтиханнары көтә. Районда быел 196 укучы – 11, 605 укучы 9нчы сыйныфны тәмамлый. Аларның барысына да уңышлар телибез. Имтиханнарда да, киләчәк тормышларында да. Хәерле сәгатьтә, егетләр һәм кызлар!
Гөлсинә Зәкиева