Биектау районының Шәпше авылы мәдәният йортында “Иске Казан түгәрәк уены” республика татар фольклоры фестиваленең өченче йомгаклау туры булды. 29 районнан 50дән артык коллектив катнашты. Урта Сәрдә авыл клубының “Нур” фольклор коллективы (җитәкчесе Илфира Зарипова) икенче дәрәҗә лауреат булды. Арча балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Альберт Гайнетдинов гөсләдә уйнап, үз номинациясендә өченче дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде.