Район атчылары Сабантуйларга ныклап әзерләнде

2016 елның 1 июне, чәршәмбе

Район атчылары Сабантуйларга ныклап әзерләнде. 21 майда үз акчаларын җыйнап Яңа Кырлай ипподромында ярыш та үткәреп алдылар. Анда Арчадан Рамил Рәхмәтуллин — беренче, улы Рәмзил икенче булган иде.

Узган ялда Нурлат шәһәрендә үткән Сабантуйда Рамил ярым чиста токымлы атлар арасындагы бәйгедә беренчелекне яулады, Рәмзил чиста токымлы атлар ярышында өченче булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International