ЛДПРның махсус поезды тагын килде

2016 елның 1 июне, чәршәмбе

ЛДПР партиясе лидеры Владимир Жириновский моннан 20 еллар элек Арчага поезд белән килгән иде. Җыелган халыкка унар сумлык акчалар өләште, икенче килгәндә 100әр сумлыклар өләшермен, дип вәгъдә итте. Киткәндә поезд тәрәзәсеннән: “Уничтожим всех жуликов!” дип кычкырды.

27 майда Арчага ЛДПРның махсус поезды тагын килде. Әмма анда лидер үзе юк иде. Вәгъдә иткән ул вакыттагы 100 сумлыклар янында бүгенгеләре бер тиенгә калгандыр инде. Жуликлар да кимегәнгә охшамый, үрчиләр генә.

Бу юлы Дәүләт Думасына ЛДПРдан сайланган депутатлар килде, кыска гына очрашуда алар партия программасы турында сөйләп киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International