Кызганыч, өлкәннәрне алдалау очраклары дәвам итә

2016 елның 1 июне, чәршәмбе

Кызганыч, өлкәннәрне алдалау очраклары дәвам итә.

Баулы районында шундый хәл булган. Берәү үзен пенсия фонды хезмәткәре дип танытып, пенсионерның шкафыннан 30 мең сум акча урлаган. 40 яшьләрдәге бер хатын–кыздан шикләнәләр. Ул икенче бер таныш булмаган хатын белән машинага утырып китә. Рульдә чегән була. Мондый төрдәге мошенниклык чегәннәргә хас. Алар чегәннәр кебек киенмәгән булырга да, русча, татарча яхшы сөйләшергә дә мөмкин. Акчаны гына түгел, ювелир әйберләрне дә урлыйлар. Күбрәк өлкәннәр зыян күрә. Хәзер алар бер урында гына яшәми, кечерәк төркемнәр булып, төрле шәһәрләр, авылларда йөри. Шуңа сак һәм игътибарлы булырга кирәк. Бу хакта безгә полиция җитәкчесе урынбасары И.Габидуллин хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International