Суррогат эчемлеккә каршы бергәләп көрәшик!

2016 елның 1 июне, чәршәмбе

Суррогат эчемлеккә каршы бергәләп көрәшик!

Законсыз рәвештә суррогат эчемлек сатуга каршы кискен көрәш алып барылса да, мондый төр эчемлек белән агуланучылар, хәтта дөньядан китеп баручылар турында да әледән–әле ишетелеп тора. Бу уңайдан, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль бүлегендә нинди эш алып барыла икән?

Шул хакта без бүлекнең контроль-инспекция җитәкчесе Ленар Вафинга мөрәҗәгать иттек.

– Халык арасында спиртлы сыек- лыкны 100 граммлы флаконнарга һәм биш литрлы канистрларга тутырылганын, Казахстан Республикасыннан кайтартылганын куллану киң таралган. Мондый төр эчемлекләрне бернинди документсыз, лицензиясез, аракы сатарга ярамаган вакыт белән исәпләшмичә, шәхси йорттан, гомумән, аракы сатарга ярамаган урыннарда һәм балигъ булмаганнарга сатып кына да никадәр закон бозалар, кеше гомере белән уйныйлар. Моңа бәйле рәвештә, әлеге күңелсезлекләргә битараф булмаган һәркем Интернеттагы “Халык контроле” проектында үзенең мөрәҗәгатен калдыра ала. Шулай ук Арча муниципаль районы порталындагы “Кире элемтә” бүлегендә “Халык өчен сораштыру” ресурсы бар, анда аноним рәвештә законсыз алкоголь сату фактлары турында хәбәр итәргә мөмкин.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең “Халык контроле”нә хәбәр итүчеләр һәр расланган факт өчен бүләкләнәчәк. Ләкин хәбәр дөрес булырга тиеш.

Хәбәр калдыру өчен ТР Дәүләт хезмәт күрсәтү порталында теркәлергә, категорияне сайларга, аннары картада сатыла торган урынны билгеләргә яисә төгәл адресын күрсәтергә, кыскача (280 символдан артмаска тиеш) хәлне сүрәтләргә һәм дәлилләү сыйфатында фотоматериалларны (әгәр булса) беркетергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International