Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары — ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, якташыбыз Марат Әхмәтов “Әти-әниеңне яздыр. Якыннарыңны яздыр” акциясенә кушылды. Ул Апазда яшәүче әнисен “Ватаным Татарстан”, “Арча хәбәрләре”, “Хезмәт” газеталарына яздырган.
Без дә районыбызда әлеге акциягә кушылучылар табылыр һәм әти-әниләрен, туганнарын “Арча хәбәрләре” газетасына яздырып сөендерерләр, дигән өметтә калабыз.
“ТАТМЕДИА” медиахолдингы басмаларына Татарстан дәүләт хезмәте порталында электрон рәвештә дә язылып була.