Мебель цехы ачылды

2016 елның 1 июне, чәршәмбе

Мебель цехы ачылды

Районда уңышлы эшләп килүче “АрскПласт” ширкәте базасында мебель цехы ачылды. Аны эшләтә башлау тантанасында муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.

— Яңа эш урыннары булдыру районыбыз өчен бик мөһим, — диде ул. — Әле күптән түгел генә сэндвич–панельләр җитештерү цехы эшли башлады. Мондый күңелле вакыйгалар тагын булачак әле.

Район җитәкчесе яңа җитештерү объектлары ачылуның район икътисадына уңай йогынты ясавын билгеләп үтте, эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча дәүләт программаларында активрак катнашырга тәкъдим итте. Сувенир продукциясен җитештерү перспективалары турында да сөйләшү булды.

Шиһабиевлар ирешелгәннәр белән генә чикләнеп калмыйлар, тагын берничә цех ачу планлаштырыла. Димәк, эш урыннары тагын да арта дигән сүз.

Быел август аенда декоратив–бетон җитештерү заводын төзи башлау планлаштырыла. Анда тимер–бетон эшләнмәләре, тротуар плиткалары, бордюрлар, кече архитектура формалары җитештереләчәк.

2016 елның җәендә төп җитештерү төрләре сөт продукциясе эшкәртү, сугым цехы, ит продукциясе эшкәртү, соклар җитештерү булган агросәнәгать паркы төзеләчәк.

2016–2017 елларда 400–500гә кадәр эш урыны булдыру планлаштырыла.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International