Иганәчеләрне зурладылар
Җиңү паркында тагын бер зур чара булды. Аны төзүдә үзләреннән зур өлеш керткән кешеләрне – иганәчеләр һәм төзүчеләрне олыладылар.
Аларны капка төбендә үк безнең арчалыларга гына хас булганча зурлап каршы алдылар. “Бердәм Россия” партиясе яшь гвардиячеләре чыгышлары, балалар тынлы оркестры чыгышы бәйрәмгә тантаналык өстәде. Район башлыгы Илшат Нуриев җитәкчелегендә кунак- лар “Әдәби мәйданчык”- та тукталдылар, ветеран укытучы Фәрхат Зыятов башкаруында шигырь тыңладылар, үзешчән шагыйрьләр, китап сөючеләр, китапханәчеләр белән аралаштылар.
– “Әдәби мәйданнар”ны даими оештырып торабыз. Бик уңышлы уза. Халык яратып йөри. Китап сөючеләр генә түгел, гади халык та бик теләп катнаша, – диде Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе Лилия Фазылова.
Кораллы көчләр ветераннары, бүген тынып калган танклар, “Үлемсез полк”, укучылар, студентлар, укытучылар әзерләгән сугыш еллары күренешләре – бар да бик матур һәм урынлы оештырылган.
– Һәр май ае минем өчен Җиңү көне белән истәлек- ле. Районнарда, шәһәрләрдә парклар төзүне башлап җибәргән өчен Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка рәхмәт, – диде Илшат Нуриев. – Җиңү паркыбыз булды, җәен фонтан урнаштырачакбыз. Без аны башта гади парк кына итмәкче идек. Сугыш чорында якынын югалтмаган, үз герое булмаган бер генә гаилә дә юктыр. Шуны истә тотып, эчтәлеген үзгәрттек. Ял итү, бәйрәмнәр оештыру, искә алу урыны да булсын. Вокзал каршындагы скверда локомотив куелачак, самолет белән вертолет та кайтырга тиеш, Тукай скверын да ясап бетерәчәкбез. Шәһәребез тагын да матурланачак. Хезмәт урыннары булдыру буенча да эш алып барачакбыз.
Район башлыгы әлеге паркны төзүдә зур ярдәм күрсәткән “МТС” ачык акционерлык җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы филиалы директоры Марат Шакиров, “Таттелеком” акционерлык җәм- гыяте генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин, “Сервис Агро” ширкәте генераль директоры Габделхәй Кәримов, “Стройградинжиниринг” төзелеш компаниясе” директоры Артем Ефремов, “Конвентстройинжиниринг” ширкәте генераль директоры Илһам Хисамиев, “Энергосервис”, “КСМ”, “Айракс” сәүдә йорты”, “Тайд–Фойл” ширкәтләре җитәкчеләре Рамил Әхмәтгалиев, Рафаэль Муллагалиев, Әгъләм Локманов, Айдар Закиров исемнәрен атады, истә- лекле бүләкләр тапшыр-ды, халык исеменнән рәхмәт белдерде.
– Бу парк бик матур килеп чыккан. Бүген биредә сугыш авырлыкларын үз башларыннан кичергән апалар, абыйлар утыра. Алар каршында башымны иям. Аларга бик күп язларны каршы алырга язсын әле, – диде Габделхәй Кәримов.
– Һәр үзгәрешкә сөенеп яшибез. Киләчәктә дә бергә эшләргә насыйп булсын, – дип өстәде “Таттелеком” акционерлык җәмгыятенең матбугат үзәге җитәкчесе, шагыйрь Рөстәм Зәкуанов.
Хәзер безгә бу паркны сакларга, үсеп килүче яшь буынга тапшырырга кирәк. Алар бәхетле киләчәгебез өчен башларын салган геройларыбыз исемнәрен онытмасын иде.
– Табиб Әхмәровлар гаиләсе исеменнән Арча бишенче гимназиясенең 2А сыйныфы укучысы Данил Евдокимовка рәхмәт хаты тапшырырга телим, – диде сәхнәгә күтәрелеп “Үзәк” территориаль җәмәгать үзидарәсе җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина. – Ул 9 май демонстрациясендә Сталинградны саклаганда геройларча башын салган Мөхәммәд Әхмәровның портретын күтәреп барган. Өлкәннәргә ярдәм булса, балалар өчен зур тәрбия чарасы да бу.
Арча Мәдәният йорты үзешчәннәре – “Ләйсән” “Рус җыры” халык, “Патриот”, егетләр вокаль ансамбльләре, Мөнир Мәрдәнов, Инсаф Габделбәров башкаруындагы сугыш темасына җырлар бәйрәмне тагын да тулыландырып, бизәп җибәрде.
Гөлсинә Зәкиева