Шәмсебану әбигә 100 яшь!
Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев Яңа Ашыт авылында яшәүче Шәмсебану Йосыпованы 100 яшьлек юбилее белән котлады, аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
Шәмсебану әби районыбыз- да бүгенге көндә исән–сау булып 100 яшьне тутыручы бишенче кеше. Аларның икесе Орнашбаш авылында — Әминә Халитовага — 104, Хәдичә Хәкимовага — 103 яшь. Ашытбаштан Бибикаюмә Мортазина белән Иканай Спиридонова да йөзьяшәр әбиләр.
16 июньдә Акчишмә авылында яшәүче Мөнәвәрә әби Мөхәммәтҗановага да 100 яшь тула.
Шәмсебану әби Үгез–Елга авылында туган.
— Ник Үгез–Елгада гына калмадыгыз? — дигән сорауга “Алучы булмады ич”, — дип шаяртып җавап бирде.
Авыр заманалар булса да, өч сыйныф тәмамларга өлгергән ул. 13 яшеннән колхозда эшли башлаган.
— Бик зиһенле иде — безнең әни, — диләр кызлары. — Аның белмәгән нәрсәсе юк иде.
Ире Зариф Йосыфҗанов район башкарма комитетында, аннан соң совхозда эшли. Алты бала тәрбия- ләп үстерәләр, 60 ел бергә яшиләр (Зариф абый 2000 елда вафат була). Балалары да тормышта үз юлларын тапкан. Иң олы уллары Әмир хәрби заводта конструктор булган, хәзер пенсиядә. Кызлары Фәүзия белән Талига — судмедэкспертлар. Рәмлә инженер–технолог. “Кол Шәриф мәчетенең гөмбәзе, манарасы детальләре минем кул аша үтте”, — ди ул. Рәмлә бүгенге көндә Яңа Ашытта әнисе белән яши.
Бер караганда 100 ел күп тә түгел кебек, тарихның бер мизгеле генә. Ә менә шул чорга күпме тетрәндергеч вакыйгалар сыйган. Шәмсебану әби Николай патша заманында ук туган, аннан соңгы революцияләр, сугышлар, ачлык һәм ялангачлыклар...
Бик тере, чая, тырыш кыз була ул. Шул чорда өч сыйныф бетерә алуы гына ни тора! Күбрәк укырга туры килсә кем генә чыкмаган булыр иде аннан дип уйлап куясың. Тумыштан сәләтле бала булган инде ул, белем дипломнар төсе һәм саны белән генә исәпләнми бит, өч сыйныф кына укырга өлгергән кыз математиканы бик яхшы белгән. Сугыш вакытында урак белән иген урганда күпме эшләгәнен бригадирга үзе исәпләп бирә торган булган.
Нәселләре белән сәләтле булган алар. Шәмсебану, олы бала, энесен һәм сеңелләрен укыту өчен тырышкан. Энесе Һидиятулла ике югары белем алган, Тәтеш һәм Кама Тамагы районнарында райком секретаре булган, республика Авыл хуҗалыгы министрлыгында эшләгән. Сеңлесе Мәдхия апа (14 ел КПССның Арча райкомы беренче секретаре булып эшләгән Харис Зәйнуллинның тормыш иптәше) лаеклы ялга чыкканчы хисапчы булып эшләде.
Сугыш башланганда аңа 25 яшь була. Иң авыр эшләр хатын–кыз җилкәсенә төшә. Ашарга ризык, кияргә кием юк. Алабута, сәрдек үләненнән ипи, кычытканнан аш пешерәләр. Ул елларда бәрәңге уңышы да ярыйсы була. Яз көне басудан черек бәрәңге җыялар, шуны алабута онына кушып ипи пешерәләр.
Арча элеваторыннан чана тартып Яңа Ашытка симәнә ташыйлар. Крахмал тавы үзәкләренә үтә, аны бер–берсенә булышып менәләр. Ашытбашта төн кунарга туктыйлар, юешләнгән чабаталарын киптерәләр. Алат авылыннан (Биектау районы) “уфалла” арбасына төяп ашлык ташыйлар. Сыер җигеп урманнан утын ташулар, элеваторга ашлык илтүләр...
Бүген болар бар да әкияттәге кебек тоела. Ничек түзгәннәр дә, ничек сынмаганнар дип гаҗәпләнәсең. Шул ук вакытта гаилә җылысын да саклап кала алган алар, илгә менә дигән уллар һәм кызлар үстергәннәр.
Шәмсебану әби 100 яшьлек юбилеена да бик матур, сокланырлык итеп килеп җиткән. Кадер–хөрмәттә, балалары, оныклары, онык- чыкларының мәхәббәтен тоеп яши ул.
28 майда Яңа Ашытта бик матур итеп яңгыр яуды. Авыл кешеләре моны Шәмсебану әби юбилеена бүләк дип кабул итте.
Ильяс Фәттахов