Сабантуйда Тукай рухы
28 майда Казанда Тынычлык бистәсендәге каенлыкта Сабантуй гөрләде. Гадәттә бу бәйрәм авыллардан башланып китә иде. Бу юлы башкалабызда старт алды.
Анда Татарстан Респуб- ликасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” бөтендөнья оешмасы президенты, Төркия- нең Истанбул шәһәре мэры Кадыйр Топбаш, Россия Федерациясе элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Татарстан Рес- публикасы Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Татарстан Респуб- ликасы Премьер-ми- нистры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов, Мәскәү, Хабаровск крае, Кырымнан килгән кунаклар һәм башкалар катнашты.
Капка төбендә үк милли киемле гүзәл татар кызлары аларны ипи–тоз һәм чәкчәк белән каршы алды. Беренче булып кунаклар Арча, Алексеевск, Буа, Биектау, Яшел Үзән, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Нурлат, Теләче һәм Балык Бистәсе районнары оештырган утарларда булды.
Безнең Арча районы утары, гадәттәгечә, милли үзенчәлекләрне чагылдырып, зәвык белән эшләнгән иде. Агачтан салынган мәхәббәт авыл йорты, яшеллеккә күмелгән ишегалды, кош–корты, хәтта “хуҗасы” белән эт оясына кадәр бар. Татар көе, милли киемнәрдән татар егетләре һәм кызлары – кем генә мондый гүзәллекне күрми узып китә алыр икән.
Быелгы Казан Сабантуе Тукайның 130 еллыгына багышланды. Шулай булгач, бөек Тукайны биргән Арча төбәге аны төп герое итеп куймый кала аламыни?! Арча районы утарында Тукай, Кырлай рухы хөкем сөрде. Шүрәле, Су анасы, Сарык белән Кәҗә кунак- ларның күңелен күрде.
Рөстәм Миңнеханов Арча ишегалдына керер алдыннан, беренче булып Сабантуена бүләк итеп, колгага сөлге бәйләде. Аннан кул тегермәнен тартып карады, остаханәдә “Әкияткә сәяхәт” дигән исем белән Тукай әкиятләренә нигезләнеп ясалган кул эшләнмәләрен карады, Яңа Чүриледән Ильяс Халитовның кошлары яныннан да тыныч кына үтеп китә алмады. Николай Никифоров күзен бәйләп чүлмәк тә ватырга тырышты, чүлмәк кенә бирешмәде.
Тукаебыз әйткәнчә, эш беткәч, уйнарга ярый, дигәндәй, Арчалылар утарына кергән халык та бу көнне рәхәтләнеп ял итте, уйнады, чүлмәк ватты, капчык киеп, йомырка салынган кашыкны авызга кабып йөгерде. Уеннарда балалар, яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә бик теләп катнашты. Теләгәннәр Арча үзешчәннәре чыгыш- ларын карады. “Ләйсән” халык, “Яшь йөрәкләр”, егетләр ансамбльләре, “Талисман” бию коллективы, Расих Галимҗанов, Дамир Гасыймов, Раил Бакыев, Мөнир Мәрдәнов һәм башка ансамбльләр, аерым җырчылар чыгышлары татар көйләренә гашыйк кемне генә битараф калдырыр икән.
Башка утарларда да үзенчәлекле һәм күңелле иде. Балык Бистәсендә күлдә балык тотып утыралар, Теләче утарында яшь тальянчылар каршы ала, Лаеш ишегалдында Чулман елгасы диңгез буларак ясалган, биредә мунча, хәтта аэропорт та бар. Кыскасы, һәрберсе фантазиясен эшкә җиккән.
Төп мәйданда Сабантуй тарихи–театральләштерелгән пролог белән ачылды. Рөстәм Миңнеханов казанлыларны, башкала кунакларын, бәйрәм белән тәбрикләде. “Бу бәйрәм татарныкы гына түгел – ул барыбызны берләштерүче Сабантуй”, – диде ул.
Бәйрәм танылган татар эстрадасы җырчылары чыгышлары, уеннар белән дәвам итте. Көрәш, әлбәттә инде, Сабантуйның төп мизгеле. Абсолют батыр булып калган Әлмәттән Ильяс Галимов ул көнне тәкәле генә түгел, машиналы да булды.
Гөлсинә Зәкиева