Балаларны хәзер укырга кергәнче мәктәпкә әзерлек төркемнәренә дә йөртәләр. Укучылар сараенда быел 100 бала мәктәпкәчә белем алды. Аларны 8 төркемдә педагоглар Рәмзия Кадыйрова, Гөлшат Галәветдинова, Айгөл Галәветдинова һәм Гөлнара Сафина укытты. Укучылар сараенда бик матур чыгарылыш кичәсе булды. Тантаналы шартларда балаларның һәркайсына мәктәпкәчә белем алганнары турында таныклык бирелде. Кайберләренә хәтта мактау кәгазьләре тапшырылды. Балалар күңелле уеннарда катнашып, җырлап, биеп, күңел ачтылар. Әти—әниләр, дәү әни, дәү әтиләр куанып карап утырды.