Экстремизмга каршы тору турында
РФ Җинаять кодексының 280нче маддәсе нигезендә, ачык рәвештә экстремистик эшчәнлекне тормышка ашыруга чакыру штраф (100 меңнән 300 мең сумга кадәр), яисә мәҗбүри эшләр (3 елга кадәр), яисә арест (4 айдан 6 айга кадәр), яисә иректән мәхрүм итү (4 елга кадәр) җәза бирелә.
Әлеге гамәлләрне массакүләм мәгълүмат чараларын яисә “Интернет” челтәрен файдаланып башкару тагын да кырысрак җәзалана.
Экстремистик эшчәнлекнең аңлатмасы “Экстремизмга каршы тору турында”гы Федераль законда бирелә, алар арасында:
— терроризмны һәм башка террорлык эшчәнлеген ачык аклау;
— социаль, раса, милли яки дини ызгыш тудыру;
— кешенең социаль, раса, дин, тел буенча үзенчәлек- ле, өстенлекле яки теле яки дингә мөнәсәбәте буенча тулы кыйммәтле булмавын пропагандалау;
— нацистлар атрибутикасын яки экстремистик оешмалар символикасын пропагандалау һәм ачык рәвештә күрсәтү;
— экстремистик материалларны белә торып бик күпләп тарату, шулай ук әзерләү яки күпләп тарату максатларында саклау бар.
Ринат Ситдыйков,
район прокуроры, өлкән юстиция киңәшчесе