Алардагы фантазиягә исең китәрлек

2016 елның 3 июне, җомга

Алардагы фантазиягә исең китәрлек

Балалар бакчаларында бәйрәмнәр аеруча матур үтә. Килешмәгән урыннары да күп була, кайбер чыгышлар артык барып та чыкмый, әмма алар да күзгә күренми. Самимилек, бөтен күңелләрен, тырышлыкларын, көчләрен куеп уйнаган, җырлаган, биегән сабыйлар — менә нәрсә бизи ул кичәләрне.

Арчаның икенче балалар бакчасында үткән бер бәйрәмдә катнашырга туры килде. Тукайга, аның иҗатына багышланды ул. Хәтта балалар бакчалары да ул чарадан читтә калмады. Бу юлы нәниләр, балалар бакчасының иң кечкенә төркеменә йөрүчеләр Тукай дөньясына “сәяхәт кылды”.

Балалар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләде, аның сүзләренә иҗат ителгән җырлар башкарды, биеде, уйнады, шау килеп мультфильм карады. Тәрбияче апалары да балалар янында бала булып беткән. Берсе Шүрәле булып киенеп, балаларны кытыклап чыгып китте, Су анасы тарагын эзләп тапты, Кәҗә белән Сарык бүре башын эзләп йөрде, Былтыр күчтәнәчләр тутырылган (анысы соңыннан гына билгеле булды, башта бик зур сер иде) капчык күтәреп керде. Уеннарда балалар шуның кадәр ихласлык күрсәтәләр, хәтта бөтен дөньялары белән шул уенга кереп китәләр. Йөгерәләр, сикерәләр, егылалар, тагын торып йөгерәләр, бәреләләр, сугылалар. Шунысы кызык, җиңәргә, аның өчен көрәшергә кирәклекне бик яхшы беләләр. Ничек итеп бау тартыштылар, исең китәрлек. Тәрбиячеләре Гүзәлия Медникова белән Светлана Гафарова һәрчак аларга ярдәм итәргә әзер торды. Алар килеп кушылгач, бау тартуы да җиңеләеп китте. Соңыннан барысы да Былтыр капчыгындагы тәм–том белән сыйланды.

– Төрле районкүләм, респуб- лика бәйгеләрендә катнашып, җиңүләр яуладык, музейларга бардык. Алты яшьлек Илзирә Абдуллина хәтта үзенең иҗади проектын эшләде, аны Бөтенроссия бәйгесенә җибәрдек,– диде балалар бакчасы җитәкчесе Фәния Шакирова.

Ул Гүзәлия Медникова белән Светлана Гафарова турында да мактау сүзләрен жәлләмәде.

– Безнең тәрбиячеләргә сок- ланам мин. Нинди генә чаралар оештырмыйлар, – диде ул. – Гүзәлия белән Светлана балаларны да, хезмәтләрен дә бик яратып башкара. Ә алардагы фантазия! Исең китәрлек.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International