Таэквон–до чын ир–егетләр эше
Таэквон–до спорт төре буенча редакциягә әледән–әле күңелле хәбәрләр килеп тора. Быел гына да 6 җиңүләре булган. Тренерлары – Газинур Юныс улы Борһанов. Без белмәгән кызыклы спорт төре бу. Спортчыларның “Арча” спорт комплексында шөгыльләнгән вакытларын туры китереп бардым.
Башта балаларның төрле күнегүләр ясаганын карап тордым. Тәннәрен ничек кенә яздырмады алар! Организм өчен нинди файдалы шөгыль икән бу дип күзәттем. Тренерлары Газинур Борһанов 1992 елда Үзбәкстаннан кайткан татар егете. Арчада ул таэквон–до секцияләрен алып бара башлый. Бүген спортчыларының республика һәм Россия күләмендәге ярышларда 30 җиңүе бар! Ярышларда 1нче урынны алган көчле спортчыларны әйтеп үтәм. Алар: Алинә Шәймәрданова (2005 ел), Игорь Калинин (Россия турниры, 2010 ел), Надежда Савельева (2014 ел), Алмаз Закиров (2014, 2016 ел), Рәмис Гыйлаҗиев (2016 ел).
— Таэквон–до спорт төрен уйлап тапкан Көньяк Корея генералы Чой Хон Хидада тәрбияләнгән Хегай Аркадий Владимировичның үзендә шөгыльләндем, — дип горурланып сөйләде Газинур Борһанов. — Бу спорт төре бер–берең белән сугышу гына түгел, бу тулы бер философия. Безнең принцип – башлап һөҗүм итмәскә, ә бәлки сак- ланырга, әгәр дә сине кыйныйлар икән – сакланырга! Таэквон–доның тәрбияви көче зур. Монда тәнне чыныктыру белән бергә сулыш алу күнегүләре, медитация дә алып барыла. Таэквон—до кешене шәхес итеп тәрбияләргә тиеш. Без, тренерларның, максаты менә шушы. Бала кечкенәдән үз өстендә эшләргә өйрәнә. Тән белән бергә әхлакый сыйфатлар ныгый.
Газинур Юнысович кызыклы әңгәмәдәш булып чыкты. Таэк-вон–до белән шөгыльләнгән кеше чабып барган атның җайдагын аяк белән бәреп төшерә алырга тиеш, дигән гыйбарә дә бар. Тренер үзенең спортчылары белән горурлана. Мәктәпне тәмамлагач, тренерның хезмәтен дәвам иткән Игорь Калинин белән дә сөйләштек. Менә нәрсәләр сөйләде ул.
— 13 яшьтән таэквон–до белән шөгыльләнәм. Ул мине күп нәрсәгә өйрәтте: тәртипкә, үзеңне һәм иптәшләреңне сакларга һ.б. Ялгыш юлга кереп китүдән саклады. Мәктәптә хөрмәт иттеләр. 1997 елда армиягә киттем. Һава–десантчылар гаскәрләрендә лаеклы хезмәт иттем. Чечняга эләктем. “Батырлык өчен” медале белән бүләкләндем. Эчмим, тартмыйм. Армиядән кайткач, таэквон–до буенча тренер булып эшли башладым. Рес- публикада баш судьялык итү дәрәҗәсенә ирештем.
Яңа гына армиядән кайткан Камил Махиянов белән дә элемтәгә кердек.
— Мин үземнең тренерым Газинур Юнысович белән горурланам, — дип сөйләде ул. – Бик яхшы кеше. Миңа хәзер 20 яшь. 5 ел таэквон–до белән шөгыльләнәм. Армиядә дә файдасын күрдем. Омск шәһәрендә үткәрелгән ВДВ беренчелегенә армия кул сугышы буенча 2нче һәм тагын РФ Кораллы Көчләрнең турнирында кул сугышы буенча 2нче урынны алдым. Бу спорт төреннән акыл, физик һәм ихтыяр көче алдым. Башка малайларга да шуны киңәш итәм.
...Рәмис Гыйлаҗиев белән Алмаз Закиров күнегүләрне эшләгәч, ял итеп алдылар. Икесе дә Арчаның 1нче мәктәбендә 8 сыйныфта укый. 1нче сыйныфтан шөгыльләнәләр. Башта әниләре белән килгәннәр.
— Безгә таэквон–до бик ошый, — диләр алар. – Ул безне мөстәкыйльлеккә, уйлап эш итәргә, физик һәм әхлакый яктан да көчле булырга өйрәтә.
Республика күләмендәге ярышларда призлы урыннарны алучы егетләрнең максаты — Россия һәм дөнья күләмендәге ярышларда җиңү. Олимпия уеннарында Арча егетләрен дә күрсәк иде.
Румия Надршина