Бүләкләнделәр
Балаларны Халыкара яклау көне уңаеннан оештырылган бәйрәмдә Арчаның Җиңү паркы балаларның шат авазына күмелде. Мәктәпләрдә каникуллар башланса да, балаларның бер-берсеннән аерыласы килми әле. Әнә, район мәгариф идарәсе белән район Үзәк китапханәсенең китапханәче апалары алар өчен нинди күңелле бәйрәм әзерләгән!
Яшьтәшләреңнең чыгышы, уңышы аларга карата соклану уяту өстенә, кемнәргәдер тагын да тырышыр өчен стимул булып тора. Бүген никадәр укучы бүләк алып кайтып китте, димәк, киләчәктә башкаларга да тырышыр- га кирәк булачак. Ә ул бүләк алучылар кем дисезме? “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты җиңүчеләре. Узган ел мондый проектта беренче сыйныф укучылары гына катнашса, быелгы уку елында башлангыч сыйныфта укучы һәр бала катнашу хокукына ия булды. Мондый көндәлеккә ия булучыларга ак көнләшү белән карарга кирәк. Чөнки көндәлек аларны төрле тамаша залларына, музейларга, мәдәни-спорт чараларына йөртеп, балаларга никадәр яңалык үзләштерергә ярдәм итте. Яшьтәшләре арасында бүләк алуы да ничек күңелле. 1 урынны Иске Чүриле мәктәбеннән 1 һәм 2 сыйныф укучылары Камилә Һидиятуллина һәм Әлфис Һидиятуллин (Әлфис узган ел да “Иң яхшы көндәлек” номинациясендә җиңүче булган иде), Арчаның 1 мәктәбеннән Адилә Галиева һәм әтисе Максим белән Данил Лошаков алды. 2 урында Шурабаш мәктәбеннән Гөлсем Гайфуллина, Арчаның 7 мәктәбеннән Адилә Вәлиева, 1нче мәктәптән Адель Габидуллин белән Камил Мортазин һәм Наласа мәктәбеннән Илдус Хөсәенов, 3 урында Арчаның 1нче мәктәбеннән Зәринә Касыймова, 3нче мәктәптән Диләрә Хәйруллина, 5нче гимназиядән Даян Низамиев, 2нче мәктәптән Миләүшә Фәтхрахманова, Наласа мәктәбеннән Гүзәлия Сәлахетдинова, Яңа Кенәр мәктәбеннән Ралиф Латыйпов.
Бүләкләнүчеләр арасында әле яше тулмаган сабыйлар да бар иде. Алар газетабызның арскмедиа.ру сайты уздырган “Баламның ихлас елмаюы” конкурсы җиңүчеләре Әнвәр Хәлфин, Ясминә Мөхәммәтгалиева, Сәлим Гыйниятуллин. Ә 4нче урынны алган Камилә Сираҗиева бәйрәмгә тәпиләп килгән, бүләкне дә үз куллары белән алды. Җиңүчеләрнең бүләкләрен — матур машина, курчакларны аларга конкурсның иганәчесе — “АрскПласт” ширкәте җитәкчесе Ринат Шиһабиев тапшырды. “Балаларның шат елмаюы безнең өчен зур бәхет. Һәммәбезгә балаларның бары тик елмаю- лы йөзләрен генә күреп шатланып яшәргә язсын.Илләр тыныч булсын”, — дип иганәче бәйгенең дәвамлы булуын теләп, киләсе елга тагын да зуррак бүләкләр вәгъдә итте.
Бәйрәмне Арча балалар сәнгать йортында оешкан “Энҗе бөртекләре” ансамбленең, балаларның аерым чыгышы ямьләде. Әкият темасына багышланган викторина сорау- ларына җавап биреп тә балалар үзләренең күп белүләрен, китапны яратуларын күрсәтте.
Паркта һәркемнең үз шөгыле: әнә бер читтә рәсем ясаучы балалар тезелешеп утырган да, парктагы хәрби техниканы сүрәтләргә күчерә, ә тегендәрәк күргәзмәләр эшли, шунда ук әниләр сабыйларын коляскада этеп йөри. Менә шушылар инде балачакның күңелле, өлкәннәрне шатландыра, якты хатирәләрне искә төшерә торган мизгелләр.
Шушы көннәрдә сайтта “Сабантуйның күңелле мизгелләре” дигән яңа бәйге старт алачак.
Милләтебезнең гореф-гадәтләрен чагылдырган Сабантуй бәйрәменең матур, күңелле мизгелләрен фотога төшереп калырга ашыгыгыз, хөрмәтле укучыларыбыз. (Искәрмә, спиртлы эчемлек кулланган яки шешәләре күренеп торган фотолар кабул ителми.) Ә бәйрәмнәр узгач, фотосурәтләрне arvestnik@yandex.ru адресы буенча безгә юлларга онытмагыз.
Сезне әлеге бәйгедә катнашырга чакырып калабыз. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә, ә алар шулай ук он-лайн тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк.
Розалия Зиннәтова