Казиле болынында бәйге
Мондый бәйрәмне күптән күргән юк иде инде. Сүз элегрәк ел да үтә торган сыер савучылар ярышы турында бара. Соңгы тапкыр ул 2005 елда уздырылган булган. Быел менә шул матур традиция яңадан башланып китте. Монысының бер үзенчәлеге дә бар — ул беренче тапкыр гаилә фермасы базасында оештырылды.
Казиле авылында туып–үскән Айдар Сабиров районда беренчеләрдән булып гаилә фермасы оештырган кеше. Туган авылының сүнеп барган тормышын җанландырып җибәрүче дә ул. Күпербаш белән ике арага таш салдырды, Казанка аша салынган күпер тирәсен йөрерлек хәлгә китерде. “Башка авылларга да кирәк булганда техникасын биреп тора”, — ди авыл җирлеге башлыгы Фәргать Сираҗетдинов.
Сыер савучылар бәйгесе уздыру турында сүз чыккач, кайбер эрерәк хуҗалыклар җитәкчеләре дә шүрләп калганда, Айдар Сабиров бу эшкә тәвәккәлләп алынды һәм менә дигән итеп башкарып та чыкты. Муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов та шундый югары бәя бирделәр.
Табигать сөеп биргән болыннары бар Казиленең. Янәшәдә Казансу елгасы, сандугачлар сайрый, күкеләр кычкыра. Ерып йөри алмаслык үлән. Җәйге болынга көтүләр дә ямь бирә, гомер–гомергә ата–бабаларыбыз шунда печән чапкан, көтү көткән. Соңгы елларда менә шул гармония бозылды, печән чабучылар бетте, Казиледә көтү дә чыкмый башлады. Сабировның гаилә фермасы менә шул гармонияне торгызып болыннарга ямь кертте. Әнә җәйге лагерь янәшәсендә тук сыерлар ял итеп күшәп ята.
Казиле болынына кайчан шуның кадәр халык җыелыр иде әле? Иртәдән дәртле музыка, матур җырлар яңгырый. Туган көне булуга карамастан, Арча сандугачы Расих Галимҗановтан башка нинди бәйрәм ди инде ул!
Районыбызның иң алдынгы, булдыклы сыер савучылары җыелды бүген бирегә. Бар да ап–ак халатлардан, аккошлар кебек матурлар. “Северный” ширкәте җитәкчесе Рөстәм Хәйруллин конкурска баручыларга махсус киемнәр дә тектерткән.
Баш хөкемдар, район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге консультанты Роберт Хәйретдинов бәйге шартларын аңлатты. Бүген биредә ясалма орлыкландыру технологлары да ярыша. Теорияне дә белергә, практикада да сынатмаска кирәк.
Бу вакытта хуҗалык җитәкчеләре Марсель Хәлилов һәм Айдар Сабировның Казанбаш авылындагы бергәләп төзи торган фермага җыйналды. Аңа кадәр люцерна һәм арыш басуларын карап үттеләр, аларның торышы сокланырлык.
Республика авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов яңа торакларны карап, киңәшләрен бирде. Аннан соң киңәшмә үткәрделәр.
— Бүген иң мөһиме — яхшы сыйфатлы азык әзерләү, — диде муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев. — Күрше районнар шактый азык әзерләде инде, безгә дә калышырга ярамый. Терлекчелек тә игътибар үзәгендә булырга тиеш.
Министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов сыйфатка аеруча игътибар бирелергә тиешлеген искәртте. Азыкны лабораториядә тикшертү мәҗбүри.
Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов әйтүенчә, азыкны лабораториягә китерергә дә була, кирәк булса үзләре дә барып алачаклар.
Казиле җәйләвендә бәйгеләр тәмам. Район җитәкчесе Илшат Нуриев башта май аенда иң әйбәт күрсәткечләргә ирешкән “Ватан ширкәтенә һәм “Северный” ширкәтенең Шекә фермасына күчмә кубоклар тапшырды. Аннан соң бәйгедә җиңүчеләр бүләк алды.
Илшат Нуриев һәм Нәҗип Хаҗипов сыер савучылар конкурсында беренче урынны алган “Ак барс” агрокомплексы” сыер савучысы Гөлфия Шәрәфетдиновага, икенче урынны алган “Игенче” хуҗалыгы сыер савучысы Айгөл Шәмсетдиновага, өченче урынны алган “Северный” ширкәте савымчысы Нәзирә Нигъмәтҗановага, ясалма орлыкландыру технологлары арасында беренче урынны алган Равил Хаҗиевка (“Северный”), икенче урынны алган Фаил Иблиевка (“Ватан”), өченче урынны алган Хәлил Вәлиевкә (“Аю”) бүләкләр тапшыр- дылар.
Сыер савучылар конкурсында беренче урынны яулаган Гөлфия Шәрәфетдинова Кукмарада үтәчәк республика конкурсында район данын яклаячак.
Соңыннан күңелле ял, төрле уеннар оештырылды.
Ильяс Фәттахов