6 нчы июльдә Казан шәһәрендә рус теленнән Халыкара олимпиада тәмамланды. Тантаналы кичәдә безнең район укучылары һәм укытучылары да катнашты. Ашытбаш урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Сәлимҗанова Гөлинә Ринат кызы ( укытучысы Фәхретдинова З.С.) җиңүче дипломына, Казанбаш төп мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Әүхәдиева Зәлифә Әнис кызы (укытучысы Ахмадиева Р.Г.),Хәсәншәех төп мәктәбе укучысы Гәфетдинова Гөлия Харис кызы ( укытучысы Хәйретдинова Р.Т.) призер дипломына һәм истәлекле бүләкләргә ия булдылар.Тантанада укытучыларны да бүләкләделәр. Арча икенче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәбиуллина Фәрдия Хәмит кызына Әдәбият елы уңаеннан Россия Федерациясенең истәлекле медале тапшырылды.