Районда 2416 үзйөрешле машина һәм аларга арбалар теркәлгән

2016 елның 8 июне, чәршәмбе

Районда 2416 үзйөрешле машина һәм аларга арбалар теркәлгән. Аларны техник күзәтү вакытлары да билгеләнгән. Техник күзәтү үтмәгән техника юлларда куркыныч тудыру чыганагы булып тора. Күп юл һәлакәтләре куркынычсыз файдалану таләпләренә туры килмәгән техника тарафыннан килеп туа. Шуны күздә тотып, 6 июньнән 30 июньгә кадәр “Операция Трактор–Прицеп” дигән чара үткәрелә. “Шушы вакытта рейдлар үткәрелеп, үзйөреш- ле машиналарның һәм арбаларының техник хәле, файдалануга бирелгән рөхсәте, теркәлү документлары, дәүләт теркәлү билгеләренең булуы һәм дөрес куелуы, йөртүчесенең тракторчы–машинист таныклыгы булуы тикшерелә. Беркетмәләр төзелә”, – ди Татарстан Республикасы Дәүләт күзәтчелек итү идарәсенең Арча районы буенча бүлек житәкчесе Габделхак Касыймов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International