ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы алкоголь продукциясен сату өчен ЕГАИС системасында теркәлү узарга санаулы гына көннәр калуын искә төшерә.
Арчада урнашкан 53 сәүдә объектының 32се бүгенге көндә теркәү үткән. Ә калганнары 2016 елның 1 июленә кадәр өлгерергә тиеш.
ЕГАИС системасына теркәлү нәтиҗәсе күрсәткәнчә, бу шактый вакытны ала һәм сатучылар өлгермәскә дә мөмкин. Арча территориаль органы сәүдәгәрләрне системага теркәлүне тизләтергә чакыра. Россия алкогольне көйләү хезмәте теркәлүне бүген үк уза башларга тәкъдим итә. Бу оешмаларга үзләренең бизнесларын нәтиҗәле итеп оештырырга булышачак.