Күңелле мизгелләр

2016 елның 8 июне, чәршәмбе

Күңелле мизгелләр

Стадион капкасын атлап керүгә кечкенә мәйдан- чыкка күзем төште. Андагы матурлыкны ничек карамыйсың?

Һәр мәктәп, Арчаның Укучылар сарае Тукайның 130 еллыгы уңаеннан күргәзмә оештырган, анда нинди генә кул эшләре юк. Зур самовар куелган өстәл артындагы әбине кочак- лап чәй эчәсе, җигелгән ат (чын ат диярсең) арбасына утырып болыннарга чыгасы килә.

– Районның 35 мәктәбе дә катнаша бүген монда, – диде район мәгариф идарәсе методисты Энҗе Мостафина. – Һәрберсе күргәзмәсен тәкъдим итә, шуның өстенә концерт номерлары да алып килделәр.

Сәхнәдә бер–бер артлы яшь артистлар чыгыш ясый. Берсе бии, икенчесе җырлый, өченчесе шигырь сөйли. Берсеннән–берсе оста.

Мәктәпләр генә түгел, балалар бакчалары хезмәткәрләре дә нәниләр өчен чын бәйрәм оештырды, балалар мәйданчыгын гөрләтте. Биредә нәниләр өчен нинди генә уеннар тәкъдим ителмәде. Җирдән бер карыш сабыйларның бөтен тырышлыкларын куеп, узыша–узыша уеннарда катнашулары бигрәк тә кызык. Сөртенәләр, егылалар, сикереп торып тагын алга чабалар. Яннарында терәкләре — әти–әниләре бар. Уеннарда катнашырга теләмәгәннәр өчен дә мөмкинлекләр бик күп, таганда атын, әйлән, сикер, “тракторга” утырып йөр — кыскасы, җаның ни тели.

Якында гына яңгыраган җыр, музыка икенче мәйданчыкка дәште. Ә биредә Нәсимә Гарифуллина җитәкчелегендәге мәңге картаймас, ару белмәс яшь йөрәкле “Яшь йөрәкләр” ветераннар вокаль ансамб- ле чыгыш ясый. Кызлар, егетләре дә бар, минем алар турында нәкъ менә шулай дип әйтәсем килә, ансамбль белән дә, аерым–аерым да чыгыш ясый, шунда ук үзләре вальс әйләнә, бии, тамашачыны биетә.

– Башта ансамблебез зур мәйданда чыгыш ясады, аннан атларга утырып җыр-лап мәйдан әйләндек, хәзер менә сәгатьтән артык биредә концерт куябыз, – диде Нәсимә Гарифуллина.

Киләчәктә дә шулай җор күңелле, яшь йөрәкле булып калыгыз, кызлар. Без сезгә карап сокланабыз.

Юк, бу мәйданчык шуның белән эшен туктатмады, кичкә кадәр биредә җыр–бию тынмады. Һәр авыл җирлеге (шуңа караган мәдәният учреждениеләре) яртышар сәгатьлек чыгыш әзерләп килгән иде. Ә үзешчән артистлар чыгышын халык һәрвакыт яратып карый. Шуңа алар тамашачыга да кытлык кичермәде.

Тукта, ә яшь артистларыбыз кайда соң? Гадәттә, алар аерым сәхнә били иде. Алар төп мәйданның артында икән бит. Китапханәчеләр шунда ук әдәби мәйдан да оештырган. “Каурый каләм” әдәби–иҗат берләшмәсеннән Арчадан Халидә Фәйз- рахманова, Факия Шәрәфетдинова, Зиннур Тимергалиев, Хәсибә Гатауллина, Казанбаштан Рәфкать Низамиев, Урта Бирәзәдән Дамир Нуриәхмәтов, китапханәчеләр Яңасаладан Фәридә Борһанова, Яңа Кишеттән Надия Йосыпова, Күпербаштан Алсу Иванова чыгышларын Арча сәнгать мәктәбе укучыларының бию–җырлары тулыландырды. Тамашачылар арасыннан да сәхнәгә чыгарга теләүчеләр аз булмады.

Төп сәхнәдә дә иртәдән кичкә кадәр концерт өзелмәде. Үзебездә генә түгел, тирә–як республикаларда да дан казанган “Ләйсән”, егетләр вокаль ансамбльләре, яшь җырчыларыбыз Инсаф Габделбәров, Илзирә Сираҗиева, Мөнир Мәрданов, бию коллективларыбыз, Арча сандугачы Расих Галимҗанов, Татарстанның эстрада йолдызлары Раяз Фасыйхов, Рәфинә Ганиуллина, Рөстәм Асаев, Айдар Фәйзрахмановның фольклор ансамбле, “Ворожея” ансамбле һ.б. чыгыш ясады. Дагестан артисты канатта йөреп, төрле трюклар ясап халыкны сокландырды. Аны хәтта яңгыр да куркытмады. Арчага чакырганнары өчен рәхмәтен дә белдерде. Үзенә рәхмәт. Мондый матурлыкны кайчан күрер идек әле. Добрыняны гына карагыз. Артык зур гәүдәле кеше дә түгел, ә андагы көч. Бармак юанлыгындагы тимерне бөкләп түгәрәк ясап куя. Табаны бөкләп кенә атты. Алып баручы да аптырады. “Хатыныгыз сезнең белән ничек курыкмыйча яши икән?”, – дип көлдереп алды. Шуннан соң тегесе табаны үз хәленә кайтарып турайтып та куйды. Грелканы өреп кабартып шартлатты. Исең китәрлек.

Гөлсинә ЗӘКИЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International