Бәйрәмнәрнең таҗы — Сабантуй!
Бәйрәм кунаклар белән күңелле. Безнең Арча Сабантуе да аларның төрле дәрәҗәдәгеләрен күрде. Быелгы иң зур кунак — Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов. Аның белән Мәскәү кунаклары да килде.
Президент һәм башка кунак- ларны Сабантуй капкасыннан керүгә “Бүләк җыю” күренеше каршы алды. Кунакларга колгага бәйләү өчен сөлгеләр бирделәр, алар аны колгага бәйләгәч, районыбызда яшәгән төрле милләтләрнең өйләренә юнәлделәр. Татар өе янында: “Саулармы сез, Сабантуй бәйрәмнәре мөбарәк булсын!” — дип әбиләр каршы алды. Рус өе янында “Русская песня” халык ансамбле сәламләде. Керәшен өе каршында гөсләчеләр уйнап җырлый: “Кадерле кунак сез безгә, ни хөрмәт итик сезгә”. Аннан соң мари йорты. Кунаклар һәр йортка кереп төрле милләтләрнең яшәеше, көнкүреше белән танышып чыктылар.
Мөхтәрәм кунаклар күргәзмәләр, балалар мәйданчыгын карап үткәннән соң трибунага күтәрелделәр.
Раил хәзрәт дога укып, бәйрәмнең имин үтүен теләде.
Бәйрәмнең “Җилдерәләр җилдә пар атлар” дип аталган кереш өлеше башланды.
“Яшь киленнәр чиккән сөлге” биюе башкарыла. Мәйданга җигүле атлар белән бүләк җыючылар керә. Биючеләр арта бара. Бар халык уйный–көлә, бәйрәм итә! Җырлый–бии, шау итә! Гармунчылар һәм курайчылар биюе, кашыкка салынган йомыркалар белән бию, аркан тартып бию. Мәйданга җигелгән ат арбасына басып Тукай белән Шүрәле, Былтыр керәләр. Шүрәлеләр белән бию, күбәләкләр биюе, Тукай әкиятләре геройлары белән бию.
Бәйрәм тантанасын ачып җибәрү өчен Сабантуй мәйданы сәхнәсенә Татарстан Рес- публикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев чакырыла. Президент милли бәйрәмебез белән котлап арчалыларга тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте, уңышлар теләде. Ул “Ватан” ширкәте механизаторы Әхтәм Шәвәлиевкә, “Арча автотранспорт предприятиесе” ширкәте директоры Гәрәев Рүзәл Баязит улына “Намуслы хезмәт өчен” медальләре, “Мәрҗани” ширкәте сыер савучысы Фәйзиева Нурания Таһирҗан кызына “Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе”, “Северный” ширкәте механизаторы Петров Валентин Павловичка “Татарстан Республикасының атказанган механизаторы” таныклыклары, “Өмет чыганагы” тернәкләндерү үзәге директоры урынбасары Сергеева Наталия Дмитриевнага, “Габдулла Тукай әдәби–мемориаль музей” комплексының фондларны төп саклаучысы Йосыпҗанова Нурия Гыйлемхан кызына Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев арчалыларны, кунакларны бәйрәм белән тәбрикләде, Президентка районга күрсәткән ярдәме, вакыт табып бәйрәмебезгә килгәне өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. Ул 2016 елның сабан батырлары, беренче урынны яулаган “Игенче” ширкәте механизаторы Ситдыйков Илнар Илгиз улына, икенче урынны алган “Ватан” ширкәте механизаторы Шәвәлиев Әхтәм Миңлемулла улына, өченче урынны алган “Северный” ширкәте механизаторы Низамов Рәдис Шамил улына дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырды.
50 елдан артык механизатор булып эшләүче “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте механизаторы Динмөхәммәтов Зәкәрия Нурислам улы якташыбыз Лотфулла Нурислам улы Шәфигуллинның махсус бүләге — суыткыч белән бүләкләнде.
Язгы кыр эшләрендә иң яхшы күрсәткечләргә ирешеп “Иң яхшы механизатор” исеменә лаек булган “Северный” ширкәте механизаторы Миннебаев Линар Насыйбулла улына “Айракс” оешмасы җитәкчесе Әгъләм Тавис улы Локмановның махсус бүләге — суыткыч тапшырылды. “Татарстан” ширкәтеннән Солтанов Рәис Талип улы, “Курса МТСы” ширкәтеннән Миңһаҗев Радик Равил улы, 2015 елда иң яхшы комбайнчы исеме алган “Кырлай” хуҗалыгыннан Җәләлиев Рафис Нуретдин улы, 2015 елның иң яхшы терлекчесе “Ак барс” агрокомплексы”ннан Гыйззәтуллина Лимара Ринат кызы, “Тукай” хуҗалыгыннан Зарипова Фәния Фәрит кызы диплом һәм акчалата премия- ләргә лаек булдылар.
Мәйданга берсеннән-берсе матур итеп бизәлгән җигүле атлар керә. Быел алар 20гә якын. Хәсәншәех авылыннан Рәвис Мөхәммәдиев, Апаздан Риназ Зәйнуллин, Шекәдән Дамир Мифтахов иң яхшылар дип билгеләп үтелде.
Муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев дүшәмбе киңәшмәсендә Рөстәм Нургали улы Миңнехановның район Сабантуен бик ошатып, рәхмәт әйтеп китүен белдерде. Ул бәйрәмне әзерләгән һәркемгә рәхмәт әйтте, киләчәктә аны тагын да камилләштерү буенча фикерләр бар, диде.
Ильяс Фәттахов