Бәхетле мизгелләр бүләк итте
Балачак һәрберебез өчен яшәешебезнең иң матур, бәхетле чоры. Язмышың нинди генә булмасын, тормыш сине сабый чактан ничек кенә кыерсытмасын, бала аның ямен, тәмен тоярга, рәхәтен күрергә тиеш. Шуны күздә тота да инде һәркем турында даими кайгыртып торган халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре.
Халыкара балаларны яклау көнендә педагог–психолог Илмира Шәфыйкова социаль яктан имин булмаган (нигездә ана хокукыннан мәхрүм ителеп, якыннары тәрбия- сендә калган) гаиләләрдә тәрбия- ләнүче балаларга аз гына булса да бәхет өләшергә булган – алар өчен “Балачак бәйрәме” дигән спорт чарасы оештырган. Илмира үзе биредә ике ай гына эшли һәм бу аның беренче чарасы.
– Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе мөдире Нурсөя Дәүләтшина булышты. Волонтерлар – социаль белем бирү академиясенең Арча филиалы студентлары да ярдәмгә килде, – ди Илмира.
Арчадан гына түгел, авыллардан да балалар бар иде. Алар белән ике командага бүленеп, төрле уеннар, спорт ярышлары оештырдылар. Балачак бәйрәмендә ЮХИДИнең Арча бүлекчәсе хезмәткәре Энҗе Мөхәммәтҗанова катнашты. Ул бүләкләр һәм күчтәнәчләр алып килгән иде. Балалар өчен бу көн чын бәйрәм булды.
– Соңыннан Данил Мифтахов яныма килеп кочаклап алды, аның күзләрендә шатлык балкый иде, – диде Илмира Шәфыйкова. – Аңа 7 яшь, быел мәктәпкә бара. 2 һәм 1 яшьлек ике сеңлесе белән әбисе тәрбиясендә яши. Рәсемнәрендә ул күбрәк рәшәткәле әйберләр ясый. Әни кирәкми, дисә дә, әнисен сагынганы күренеп тора. Бүгенге бәйрәм аның өчен тормыш чаткысына тиң булды.
Гөлсинә Зәкиева