Юлларда гомерләре өзелә

2016 елның 10 июне, җомга

Юлларда гомерләре өзелә

Соңгы вакытта районда бер–бер артлы булган юл һәлакәтләре, аларда кешеләрнең, хәтта бер гөнаһсыз баланың һәлак булуы һәм авыр тән җәрәхәтләре алулары бар халыкның күңелен тетрәндерде. Әле армиягә китәр алдыннан авылга озату кичәсе үткәрергә кайткан япь–яшь егетнең автоһәлакәттә гомере өзелүе турындагы хәбәрдән айнып та бетәргә өлгермәдек, аяз көнне яшен суккандай бөтен бер гаилә – ана һәм өч баласы юл һәлакәтенә очравы турындагы икенче хәбәр килеп иреште.

Тулырак мәгълүмат бирүен сорап, без ЮХИДИнең Арча бүлекчәсе җитәкчесе Илдар Нотфуллинга мөрәҗәгать иттек.

– Быел 5 айда күпме юл һәлакәте булды, күпме кеше зыян күрде?

– Быел хәлләр әйбәт түгел. 5 айга 527 юл һәлакәте теркәлде. Шуларның 15е зыян күрүчеләр белән. 3 кеше һәлак булды, 27 кеше тән җәрәхәтләре алды. Һәлак булучылар арасында бер бала да бар. Узган ел бу чорда 10 зыян күрүчеләр белән юл һәлакәте булып, 1 кеше (ел буена 4 кеше) һәлак булган, 12 кеше (ел буена 60) төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алган. Шушы 527 һәлакәтнең 100дән артыгына тизлекне арттыру сәбәп. Зыян күрүчеләр белән булганнарның да сәбәпләре – тизлек.

– Соңгы вакытта булган юл һәлакәтләре турында тулырак мәгълүмат бирсәгез иде.

– 26 апрельдә Көтеккә төшә торган юл белән Иске Төрнәле арасында куркыныч юл һәлакәте булды. Балтач ягыннан бик кызу тизлек белән килүче “Лада Ларгус” автомобиле алда баручы машина белән ике арада тиешле араны сакламый, кинәт тормозга баса, машинасы идарәне югалта һәм каршы як полосага чыгып “Шевроле Авео” белән бәрелешә. Тегесе юл кырыена төшә, ә асфальтта әйләнеп, борылып баскан “Лада Ларгус”ка Арча ягыннан килгән машина китереп бәрә. Нәтиҗәдә, аның пассажиры шунда ук һәлак була, машина белән идарә итүчесе һәм “Шевроле Авео” пассажиры тән җәрәхәтләре ала.

1 май көнне Теләче юлында (Айванга җитәрәк) алдагы көнне генә алып кайткан, әле номеры да куелмаган өр–яңа чит ил машинасы (рульдә хатын–кыз була) кызу тизлек белән барып идарәне югалта һәм юл кырыена ава. Балалар утыргычында 2 айлык бала була. Ул бик авыр хәлдә хастаханәгә озатыла. Бәхеткә, сабый исән калды.

7 майда Яңа Кенәр юлында Арча ягыннан кайтып килүче “Ока” машинасы Пашкау урманын узганнан соң юл кырыена ава. Руль артындагы хатын–кызның үзенә зыян килә. Каеш куелмаган була, машинадан чыгып оча. Ул алкогольле эчемлек кулланган хәлдә руль артына утырган өчен Казанда 2 май көнне генә тоткарланган була.

28 майда Сеҗе ягында, Иске Му чатын узып таудан төшкәндә юл һәлакәте була. Кызу тизлек белән килгән “Шевроле Эпика” машинасы идарәне югалта, тормозга басып кинәт рульне бора һәм берничә тапкыр әйләнә (25 метр тирәнлеккә оча). Нәтиҗәдә, бер егет һәлак була, икесе тән җәрәхәтләре ала.

31 майда Ашытбаш турысында булган фаҗигә дә тизлекне арттыру сәбәпле килеп чыккан. Арча ягыннан кайтучы “Рено Дастер” машинасы тип–тигез асфальт юлда идарәне югалта һәм каршы як полосага чыгып, юл кырыена төшеп китә. Үлән ерып 30 метр тирәсе бара, аннан фермага керүче дамба аша трамплиннан очкан кебек 25 метр “очып” бара һәм юлның икенче ягына алды белән кадала да, әйләнеп, түбәсе белән төшә. Каушавыннан тормоз урынына газга басмады микән дигән уй да бар, чөнки кызу тизлек белән барганда да ул биек булып үскән үләндә туктап калган булыр иде. Нәтиҗәдә, 2 һәм 4 яшьлек ике бала һәм әниләре авыр тән җәрәхәтләре ала, бүгенге көндә балалар Казан хастаханәләрендә дәвалана. 12 яшьлек баланың һәлак булуы аеруча кызганыч. Әлеге машина белән идарә итүче хатын–кыз 2015 елда гына тизлекне арттырган өчен 6 тапкыр административ җаваплылыкка тартылган.

– Мондый аяныч хәлләрне кисәтү өчен нинди чаралар күрәсез?

– Хәрәкәт зур булган юлларда видеокүзәтү аппаратлары тора. Ә Ашытбаш, Сеҗе юлларында моңарчы мондый җитди һәлакәтләр теркәлмәде. Көндез, төнлә берәр экипаж юлга чыга. Атна саен рейдлар оештырабыз, авылларга чыгарга тырышабыз. Участок инспекторлары юлларда эшли. Моннан соң аларга да чиратлап тизлек үлчәгечләр (ике шундый аппарат бар) бирәчәкбез.

Юлларның яхшы булуы бер яктан яхшы, икенче яктан... Чит ил машиналарында тизлек сизелми, чабалар. Һәркем игътибарлы булсын иде. “Игътибар–балалар” айлыгы бара. Җәйге каникулларда балалар күбрәк урамда. Бик зур саклык кирәк. Велосипедчылар күбәйде. Скутерда чыгалар. Аны йөртү өчен дә йөртергә рөхсәт бирүче таныклык, каска, терсәккә, тез башларына махсус саклагычлар кирәк.

– Бәйрәмнәрдә исерек килеш руль артына утыручылар булдымы?

– 3 кешегә беркетмә төзелде. Алар 1,5 елдан 2 елга кадәр таныклыкларыннан мәхрүм ителә, 30 мең сум штраф салына. Суд карарыннан соң кабат эләксә, җинаять эше ачыла, 200–300 мең сумга кадәр штраф салына яки 2 елга кадәр ирегеннән, 3 елга таныклыгыннан мәхрүм ителә. Бу–яңалык. Аннан 30 майдан “Куркыныч йөрү” дигән термин кертелде. Ул юлда узарга чыгып куркыныч хәл тудыручыларны җавапка тарту өчен.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International