Арчаның Боз сарае җәен дә эшли

2016 елның 10 июне, җомга

Эссе көнне, Боз сараенда шуып чыксаң, шәптер ул, ә! Ул гынамы, күптән түгел бер егет шоу оештыр- ды анда, дуслары алдында йөргән кызына кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Менә нинди могҗизалар заманы хәзер!

Арчаның Боз сарае җәен дә эшли. Мәктәп яны лагерьларында ял итүче балалар күмәкләшеп Боз сараена килеп шуып китәләр. Аларга бу сәяхәт тә, ял да. Хоккей командалары да җәй дип, йомшармый, үз сәгатьләрендә Боз сараена килеп шөгыльләнә. Кыскасы, һәркем Боз сараена килеп шуа ала. Телефон: 3–57–04.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International