Шахматчылар Сабантуе көнне дә тик тормый. Арча Сабантуе көнне районның иң көчле шахматчылары җыелып, “Ладья” шахмат клубында (житәкчесе Әмир Шәяхмәтов) ярышты. 14 шахматчы катнашты. Яңа Кенәрдән Таһир Сәмигуллин, Түбән Атыдан Мидхәт Гайнетдинов, Арчадан Исмәгыйль Арсланов, очколары тигез булып, 1, 2, 3нче урыннарны бүлеште.