12 июньдә Россия көне билгеләп үтелә

2016 елның 10 июне, җомга

12 июньдә Россия көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан районда төрле чаралар оештырыла. “Казан арты” тарих–этнография музеенда 10–11 июньдә “Россия көне” социаль акциясе (бушлай музейга керү), патриотик күңел ачу программасы, Җиңү паркында 10 июньдә 11–12 сәгатьтә “Туган илем белән горурланам” дигән балалар һәм яшүсмерләр өчен патриотик сәгать, 11 июньдә 10 сәгатьтә “Триколор.ру” Җиңү паркының үзәк мәйданында Россия тарихы турында сөйләп тасмалар өләшү үткәрелә. Район үзәк китапханәсендә 11 июньдә 10–11 сәгатьтә урта мәктәп яшендәгеләр өчен “Бу минем Туган илем!” дигән интеллектуаль уен, авыл китапханәләрендә китап күргәзмәләре, сәяхәт–дәресләр, викторина, бәйгеләр, мәктәп яны лагерьларында 12 июньдә Россия көне уңаеннан әңгәмәләр, балалар рәсемнәре күргәзмәләре, викториналар, асфальтта рәсемнәр ясау бәйгеләре оештырыла. Июнь ае буенча социаль челтәрләрдә, контактта, инстаграмда “Мин һәм минем Туган илем” дигән темага интернет–бәйге (үз авыл җирлеге фонында төшкән фоторәсемнәрне бастыру) барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International