Төзүче эшен халык бәяли

2016 елның 10 июне, җомга

Төзүче эшен халык бәяли

Арча Сабантуенда рәхәтләнделәр турыдан йөреп. Милли бәйрәмебез алдыннан гына Арча стадионына таудан төшеп–менү өчен тимердән баскычлар эшләнде, аркылы куелган торба алынды. Ул гынамы, тренажерлар мәйданчыгын эшләп куйдылар. Янәшәдә генә Арча күле, ял паркы буласы... Бу бәхет хәтта август башында ук елмаерга тора.

Зарланырга яратсак та, тормышның уңай якларын да күрә белергә кирәк. Район башкарма комитетының инфраструктура үсеше буенча бүлеге җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин:

– Төзелеш буенча быел республикада 34 программа эшли, шуның 25е безнең районда алып барыла, – дип сөйләде. – Кәче, Наласа, Ташкичү, Иске Ашыт, Хәсәншәех мәктәпләрен ныклап төзекләндерү эшләре тәмамланып килә. Арча стадионы, Курса–Почмак, Ашытбаш, Апаз мәктәп- ләре, Арча педагогика көллияте янында спорт мәйданчыклары төзелеше төгәлләнү алдында. “Сугыш ветераннары өчен торак” программасы буенча 5 кеше җәйгә яңа йорттан фатирлы булачак. Яңа төзелүче күп фатирлы 7 йорттан “Авария хәлендәге торак” программасы нигезендә фатирлар биреләчәк. Аларның кайберләре төгәлләнү алдында. “Чиста су” программасы кысаларында Арча станция- сенең Айван ягында эш бара. Бер скважина казылды, су кудыру каланчасы куелды, 4,2 км озынлыкта су торбалары салына. Бу Арча халкын су белән тәэмин итү мәсьәләсенә уңай йогынты ясаячак. Күпфатирлы 6 йортта ныклап төзекләндерү эшләре тәмамланып килә. Кыскасы, районда бик зур төзелеш эшләре бара. Дөрес, илдә кризис булу сәбәпле, кайбер программалар буенча эш күләме берникадәр кимеде.

Бүген районда башкарылучы барлык төзелеш эшләрен санап чыксак, сүзебез бик озынга китәр иде. Алга таба да без алар турында язарбыз әле. Бу тормышыбыз уңайлану белән бергә күпме кешене эш белән тәэмин итү дә! Төзү, төзекләндерү эшләре барган урыннарда хәл ничек тора соң? Быел ныклап төзекләндерү программасына кергән күп фатирлы 5 йортның икесендә: М. Горький урамындагы 23нче йортта һәм Вагыйзов урамындагы 10нчы йортта булдым. М. Горький урамындагы 23нче йортны “Строй–мас-тер” ширкәте (җитәкчесе Рамил Шәйгәрәев) бригадалары төзекләндерә. Инде подъезд эше генә калган. Шомартучы–буяучы кызлар: “Подъездның эчке ишеген дә китерсәләр, эшне тиз тотачакбыз”, – диделәр. Шушы йортта яшәүчеләр белән сөйләшәм.

– Безнең йортта бик күп эшләнде, – дип сөйләде Җәмилә Хаҗиева. – 2000 елда канализация үткәрелде, 2010 елда түбә ябылды, фатирларга шәхси газ мичләре урнаштырылды, электр челтәре яңартылды, яңа подъезд ишеге куелды. Ә быел йорт тимер сайдинглар белән җылытылып эшләнде, подъезд эче яңартылды һ.б. эшләр башкарылды.

– Дөрес, материал белән азрак тоткарлык булды, әмма сөенеп бетә алмыйбыз, төзүчеләргә рәхмәттән башка бернинди дә дәгъвабыз юк. Булдырганны саклап тотарга инде, – диде шушы йорт өчен җаваплы Людмила Кирина.

Вагыйзов урамындагы күп фатирлы 10нчы йортта “Энергосервис” ширкәте (җитәкчесе Рамил Әхмәтгалиев) ремонтчылары эшне төгәлләгән. Беррәттән алар йорт янындагы балалар мәйданчыгын да яңартканнар. Ул тирә шат авазлардан гөрләп тора. Нинди күңелле!

Әлеге йортта яшәүче Рәхилә Сафина үзгәреш- ләрне куанып сөйләде:

– Төзүчеләр эшне тиз тотты, сыйфатлы итеп эшләделәр. Без бу йортка 1980 елның декабрендә күчтек. Ремонтлар булгалады, аннан–моннан эшләп китәрләр иде. Хәзер ремонт бөтенләй башка. Җирдән күтәртеп кирпеч белән төзеп менелгән балконнарыбыз йорттан аерылган иде, ишелеп төшәр дип курка идек, аларны бөтенләй сүтеп, яңадан торгыздылар. Йортны тимер сайдинглар белән җылытып тышладылар. Подъездның бетон идәнендәге линолеумны алып, аны тигезләп плиткалар җәйделәр. Подъездның тигезле–тигезсез стеналарын кат–кат шомарттылар. Подъездның эчке ишеге бигрәк хәрабә иде, аны алдылар, яңаны куясылар. Язгы–көзге яңгырларда йортка такта сузмыйча үтеп булмады. Себерке тотып, су җыя идек. Подъезд алдын күтәртеп, брусчаткалар җәйделәр. Үзегез дә күрәсез, подъездга керү юлы, йортыбыз хәзер көлеп тора!

Йортларны ныклап төзекләндерүдә “Водоканал–Сервис”, “Икстрой” ширкәтләре дә катнаша.

Йортларны ныклап төзекләндерүдә һәм, гомумән, төзелештә иң мөһиме – сыйфат, кешеләрнең риза булуы. Төзүчеләргә бәяне шулар куя.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International