“Юмарт күңел”

2016 елның 11 июне, шимбә

Арча “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә “Юмарт күңел” проекты эшләре алып барыла. Төп бурычларның берсе – хезмәт аша мөмкинлекләре чикләнгән балаларның җәмгыятьтә тулы социаль адаптациясен булдыру. Проектта катнашу – яңа тормыш тәҗрибәсе алу өчен, әйләнә-тирә турында күзаллауларын киңәйтүгә, өй эшләренә сакчыл караш һәм ихтирам тәрбияләү өчен уникаль мөмкинлек. Балалар хезмәттә үсемлекләрне, чәчәкләрне, яшелчәләрне тңрбияләргә өйрәнәләр. Олылар хезмәтенә кызыксыналар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International