Уңайлы булачак
2016 елның 1 сентябреннән транспорт чаралары белән идарә итүгә хокук бирә торган таныклык алу өчен имтихан үткәрүдә дәүләт хезмәте тәкъдим итү буенча Россия Федерациясе эчке эшләр министрлыгының административ регламенты үз көченә керә.
Бу турыда ЮХИДИнең Арча бүлекчәсенең теркәү–имтихан алу бүлекчәсе җитәкчесе Нияз Бариев сөйләде:
– Әлеге регламент транспорт чаралары белән идарә итүгә хокук һәм машина йөртү хокукы биргән таныклык алу өчен имтихан үткәрүдә дәүләт хезмәте тәкъдим итү стандартын билгели.
Үзгәрешләрнең уңай яклары бар. Беренчедән, гариза һәм тиешле документлар кабул иткән вакыттан таныклык алганга кадәр дәүләт хезмәте тәкъдим итүнең төгәл сроклары билгеләнгән, икенчедән, имтихан тапшыру һәм таныклык алу турында хәбәр итү тәртибенә таләпләр куелган, тиешле документларның төгәл исемлеге китерелгән, шулай ук барлык административ процедураларның исемлеге күрсәтелгән. Моңа теоретик, махсус мәйданчыкта, шәһәр буйлап (юл хәрәкәте шартларында) машина йөртү буенча имтиханнар үткәрү, машина йөртү хокукы биргән таныклык бирү, чит ил таныклыгын алыштыру керә.
Шулай ук ЮХИДИ органнарының, аның җавап- лы кешеләренең эшенә һәм карарларына риза булмыйча югары органга шикаять бирүнең судка кадәрге тәртибе аңлатылган.
Ә регламентка өстәмәдә дәүләт хезмәтләре тәкъдим итүнең схемасы, имтихан битләренең үрнәкләре, машина йөртү буенча сынау күнегүләре исемлеге һәм башкалар бар.
Тулырак мәгълүматны Интернет челтәрендә www.gibdd.ru алырга була. Транспорт чарасы белән идарә итүгә хокук алу буенча имтиханга өйрәтүче видеодәреслек тә бар. Аны Интернет челтәрендә http://www.gibdd.ru/13/4/mreo адресы буенча табарга була.
Гөлсинә ЗИННӘТОВА