Арчаның Җиңү паркында Россия көнен билгеләп үттеләр. Тантанада район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе урынбасары Резедә Шәйхетдинова катнашты. Алар халыкны бәйрәм белән котлады. Бәйрәм җыр–биюләр белән үрелеп барды. Районның үзешчән шагыйрьләре үз әсәрләрен укыды. Балалар төрле уеннарда катнашты.