Районда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рауиль Рәхмәтуллин гражданнар белән очрашты. Үзләрен борчыган мәсьәләләр белән килүчеләр: “Без депутатка ышаныч белән киләбез”, – диделәр. Депутат Рауиль Рәхмәтуллин үзенә гозер белән килүчеләрнең бер генә соравы да игътибарсыз калмаячагын әйтте.