Россия – Туган илем
Россия көне уңаеннан районда күп төрле чаралар үткәрелде. Шуларның берсе – Җиңү паркындагы “Сәламәт яшәү рәвеше – Россиянең киләчәге” дигән күңелле стартлар. Спорт ярышлары, күңелле уеннардан торган күңел ачу чарасы, спорт бәйрәме. Аны яшьләр эшләре, спорт бүлеге оештырды.
– Монда велосипедлар, самокатлар белән ярышлар бар. Шуңа заманча исем белән мобиль квест дип атадык, – диде бүлек җитәкчесе Зиннур Сәгыйтов.
Узган ел шушы ук урында мондый спорт бәйрәме оештырылган иде инде. Ул вакытта анда балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр кат- нашты. Балалар өчен бик кызыклы, матур чара килеп чыкты. Ярышларда балалар да, әти–әниләре, тәрбиячеләре дә көч сынашты. Быел Җиңү паркына Арчаның өченче мәктәбе укучылары, мәктәп яны лагеренда тәрбияләнүчеләр җыелды.
Уеннар зарядкадан башланып китте. Хәрәкәтләнү буенча да, сулыш юлларын урнаштыру, гәүдәне җиңеләйтү буенча да күнегүләр бар иде. Һәрберсен балалар бик теләп башкарды.
Аннан командаларга бүленеп, спорт ярышларын, уеннарны башлап җибәрделәр. Самокатта, велосипедта эстафета шундый “транспортта” йөрергә яратучылар өчен менә дигән ярыш булды. Старттан финишка кадәр скакалкада, аннан кирегә кыршау белән йөгерү дә, баш аша, аяклар арасыннан, яннан тупны җиргә төшермичә бер–береңә тапшыру, кара–каршы баскан ике кеше тупны маңгайлары, эчләре, аркалары белән тотып йөгерү һәм башка төрле ярышлар бик күңелле чыкты.
Арча үзәк китапханәсендә дә Россия көне уңаенан төрле чаралар оештырылды. 10 июнь көнне “Бу минем Туган илем!” дигән темага интеллектуаль уен булды. Анда Арча беренче мәктәбе лагеренда тәрбияләнүче башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Кечкенәдән патрио- тик рух, туган илгә мәхәббәт, сугыш һәм хезмәт ветераннарына ихтирам һәм хөрмәт тәрбияләүне максат итеп куеп, китапханәче апалары аларны Туган илебез, торган җиребез, аларның күренек- ле урыннары белән таныштырды, сораулар бирде.
Ә уку залында шул ук мәктәп лагереннан – 4нче, хезмәт лагереннан 6–7 сыйныф укучылары өчен “Мин үз туган илем белән горурланам” дигән патриот сәгате булды. Чараны оештыручы һәм алып баручы китапханә хезмәткәре Юлия Ибраһимова балаларны бәйрәм тарихы, дәүләтебезнең төп символлары белән таныштырды.
Балалар табышмакларга җаваплар эзләде, рус халык әкиятләрен таныды, сыйфатка һәм вакытка зәңгәр, ак, кызыл тасмалардан толым үрде, ике командага бүленеп, бердәмлекне, куелган максатка ирешүне күз алдында тоткан уеннарда катнаш- ты, Туган ил турында мәкальләрне искә төшерде. “Бердәм Россия” партиясенең Лия Ильина җитәкчелегендәге яшь гвардиячеләре “Триколор Россия” акциясе үткәрде, Россия флагы төсендәге тасмалар өләште.
Авыл китапханәләрендә китап күргәзмәләре оештырылды, Яңасала, Иске Кишет, Кушлавыч китапханәләрендә мәгълүмати чаралар үткәрелде.
– Без дә бу көннәрдә “Үз кулларыбыз белән Россия көненә открытка” дигән осталык–классы үткәрдек, – диде “Казан арты” тарих–этнография музее җитәкчесе Ришат Камалов. – Ә 10–11 һәм 13 июньдә музейга бушлай керттек.
Гөлсинә Зәкиева