Курса–Почмакта зур бәйрәм
12 июнь Курса–Почмак авылы халкы өчен икеләтә бәйрәм булды – бу көнне биредә мәдәният йорты ачылды. “Хан сарае булган бу”, – дип сөенде авыл халкы.
– Иске клуб иде анда. 24 ел шулай торды. 2 ел элек түбәсе ишелеп төште, стеналары гына калды. Ә клуб мәктәп бинасында иде. Тавыш яңгырый, сәхнә дә, пәрдәсе дә юк. 24 ел концерт, спектакль, тере артист күрмәдек. Халык мәдәнияткә бик сусаган иде. Хуҗалык җитәкчесе Шәйдулла Сәлаховны бу мәсьәлә бик борчыды. Ниһаять, район башлыгының рөхсәтен алды һәм ике ай эчендә шушы бина сафка басты, – ди Курса–Почмак мәктәбе директоры Нурзилә Сабирҗанова.
– Авыл нәүмиз иде. Без яшь чакта клуб гөрләп торды. Руя Сәлахова концертлар, спектакльләр оештырды. Мин гармунчы идем, – дип искә төшерде Фаиз Идиятов.
– Яшьләр өчен аеруча кирәк мәдәният йорты, – диде Кыяметдин Минһаҗев. – Югыйсә, күрше авылларга йөриләр.
Шуңа да 400 кешесе булган Курса–Почмак авылы өчен китапханәсе белән 120 урынлык мәдәният йортының сафка басуы чын бәйрәм булды. Ачылу тантанасына күп кеше җыелган иде.
– Бу – барлык авыл халкының тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Ике ай ярым элек кенә мөрәҗәгать иткән иде Шәйдулла Сәлахов. Мин дә аның тәкъдимен хупладым, ярдәм итәрмен, дидем. Бөтен авыл халкы күтәреп алды. Шулай бергә–бергә эшләгәндә генә уңышлы була, – диде тантанада район башлыгы Илшат Нуриев. – Быел Мөрәле, Курса Разъезды, Яңа Чүрилегә юл салына, сезнең юллар турында да уйларбыз. Бу авылны тагын да матурлап җибәрер.
– 12 ел элек җитәкли башлаган идем хуҗалыкны. Шуннан бирле клуб мәсьәләсе борчып торды. Һәр якшәмбе, бәйрәм көннәрендә өмәгә чыкканыгыз өчен рәхмәт. Бөтен авыл, аеруча яшьләр, авыл җирлеге, бухгалтерия, мәктәп хезмәткәрләре ярдәмгә килде. Кулы тимәгән кеше калмагандыр, – диде “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов һәм башлап йөрүчеләр Рөстәм Гатауллин, Тимербулат Хәсәнов, Илһам Рәхиев, Рәшит Сибгатуллин, Александр Лазарь, Рәмис Хафизов, Ринат Шәрәфиевка бүләк тапшырды.
Барлык авыл халкы исеменнән район һәм хуҗалык җитәкчеләренә рәхмәт сүзен авылның хөрмәтле кешесе Минҗан Галимҗанов белән мәктәп директоры Нурзилә Сабирҗанова җиткерде.
– Шәйдулла Сәлахов үзе кулына мастерок алып, өмәдә катнашты. Сезгә аерым рәхмәт. Мәдәният учагы гөрләп торсын. Үзебез дә актив булыйк, – диде Минҗан Галимҗанов.
Авыл имамы Ибраһим Исмәгыйлев фатихасын биреп дога кылды. Символик ачкыч мәдәният йорты җитәкчесе Сәрия Фәсхиевага тапшырылды.
– Без яшь чакта шау итеп яшәдек, клуб гөрләп торды. Бездән башка бер генә чара да үтмәде. Танылган җырчылар да килә иде. Хәзер дә шулай булсын. Чакырсалар без дә килербез әле. Үзебездә түгел, әллә кайлардагы мәһабәт биналарда утырган кебек күңел сөенә бүген, – дип хисләрен белдерде Гүзәлия Гыйниятуллина.
Мәдәният йорты гөрләр, Алла боерса. Соңыннан халык игътибарына тәкъдим ителгән концерт монда сәнгатькә гашыйк, талантлы яшьләрнең күп булуын күрсәтте. Яшьләр сәхнәдә биеде дә, җырлады да. Равил Фәсхиев, Айнур Ахунов, Эмиль Гыйззәтуллин, Рәмзилә Фәсхиева, Гөлгенә Рәхиева, Алисә Мотыйгуллина, Энҗе Бәшәрова, Фирүзә Шиһапова һәм башкалар берсеннән–берсе оста.
Казанның Химиклар мәдәният сарае каршында эшләп килүче авылдашлары Данил Вафин җитәкчелегендәге “Хәзинә” ансамбле, бертуган Ганиуллиналар чыгышы бәйрәмне тагын да бизәде.
Шул ук көнне Сикертәндә авыл бәйрәме гөрләде. Гадәттәгечә, башта авыл хезмәтчәннәрен зурладылар. “Сабан батыры – 2016” исеменә Зәкәрия Динмөхәммәтов лаек булды. Аңа тәкә һәм акчалата бүләк тапшырылды. Язгы чәчү буенча икенче урында Гайнулла Шәймуллин, өченче – Гыйлемхан Вәлиуллин. Алар һәм тагын бик күпләр бу көнне бүләк алды.
Авыл бәйрәме бүләкләргә бай булды. Шушы якта туып–үсеп, хәзер Мәскәүдә яшәүче, туган авылына бәйрәмгә кайткан 100 яшьлек Салих ага Мөбарәков та мәйданга чыкты, җырлап та бирде әле. Районда быел 100нче бала – Рәмзил улын тапкан Ташкичтән Ләлә Зарипова да бүләкләнде. Профсоюзның Татарстан Республика оешмасы рәисе Фәридә Гарифуллина ике кешегә бүләккә шифаханәгә юллама тапшырды.
Авыл бәйрәме төрле халык уеннары, спорт ярышлары, аттракционнар, җыр–бию, күңел ачу белән дәвам итте. Айдар Фәйзрахмановның фольклор ансамбле, гармунчы Кирам Сатиев, бертуган Ганиуллиналар, Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар чыгыш ясады. Соңыннан бәйрәм салюты булды.
Гөлсинә Зәкиева